Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Зәйтүнә Садыйковага 95 яшьлек юбилее уңаеннан Президент В.В. Путинның Котлау хаты тапшырылды (фото)

Кариле авылында яшәүче Зәйтүнә Гайфетдин кызы Садыйковага 15 нче июнь көнне 95 яшь тулды.

Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин, Тимирязев исемендәге колхоз рәисе Булат Исрафиловлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент В.В. Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Зәйтүнә апа тормыш иптәше Бөек Ватан сугышы ветераны - Гыйләҗетдин Садыйков белән 8 бала тәрбияләп үстерәләр.

Юбилярның Норма авылында яшәүче кызы Зөһрә Кәримова әти-әнисенең тормыш юлы белән уртаклашты, аңа теләкләрен җиткерде:
- Безнең әти-әнинең балачагы ачлык елларына туры килгән, яшьлекләрен сугыш урлаган. Сугыш чорында әни чәчүен дә чәчкән, урагын да урган, атлар да караган, тракторда да эшләгән. Бик укыйсы килсә дә, белем дә ала алмый калган. Колхоз эшеннән, басу-кырлардан, ындырдан кайтып кермәгән. Ә әтиебез сугыш кырларында булган. Аларның сабырлыгына сокланабыз - ничек барысына да түзә алдылар икән дибез… Әти белән әни сугыштан кайткач кавышканнар. Без сигез бала үстек. Тик бүгенге көндә алтыбыз исән-сау. Әтиебез 1982 елда 70 яшендә бакыйлыкка күчте. Әниебез язмыш сынауларын күп күрсә дә, сабыр холык белән безгә терәк булды. Тормышыбызда авыр вакытлар булганда без аның янәшәсендә яшәргә көч, авырлыкларны җиңәргә түземлек алабыз. Аның киңәшләре һәр адымыбызда ярдәм итә. Ул безне 90 яшенә кадәр токмачлар җәеп-кисеп, тәмле ашлар пешереп, пилмәннәр ясап, пәрәмәчләр белән каршы ала торган иде. Күзлексез бәйләде, текте, ямады. Гомере буе гел хәрәкәттә, хезмәттә булды. Әле дә аннан үрнәк алып, сабырлыгына сокланып яшибез. Барлык балалары, килен-кияүләре, 17 оныгы, 16 оныкчыгы исеменнән олы йөрәкле әниебезгә ихлас теләкләребезне, зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Әле дә шулай өебезнең яме, тормышыбыз маягы булып, сау-сәламәт, авырмыйча хәерле гомер итсә иде, дип телибез! - диде.
Чыганак: vk.com/baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250