Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәребез

Дәваландык, ял да иттек

Без республикабызның төрле шәһәр һәм авылларыннан килгән бертөркем өлкән яшьтәге 32 кеше, 14-28 сентябрь көннәрендә, Чепья авылында урнашкан «Наз» социаль-тернәкләндерү бүлегендә дәваланып кайттык.

Бик матур урында урнашкан әлеге бүлекнең тирә-ягын агачлар, чә-чәкләр, беседкалар тагын да бизи. Бинаның эче шулай ук күңелләргә сихәт бирә торган гөлләр, картиналар белән бизәлгән. Музее да, китапханәсе дә үзенә җәлеп итте. Һәр җирдә чисталык, тәртип. Бигрәк тә хезмәт күрсәтүчеләрнең ягымлы, җылы карашлары, шифалы куллары, олыларга карата игътибарлы, ихтирамлы булулары күңелгә үтеп керде.

Бүлек мөдире Ольга Гаврилова тырыш коллектив белән эшли. Килгән көнне үк ул дәваланучыларны җыеп, бүлектә булган дәвалау төрләре, эчке тәртип, көндәлек режим белән таныштырды. Икенче көнне бик игътибарлы табибә Рамилә Галимҗанова безнең белән танышып, сәламәтлегебез белән кызыксынып, тикшереп, тиешле дәвалану билгеләде. Биредә дәвалау төрләре дә күп булып чыкты һәм алар һәркайсы безгә файдага булды.

Дәвалану белән бергә төрле файдалы һәм кызыклы чаралар булып торды. Район мәдәният үзәге хезмәткәрләре, Чепья мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Бөрбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре безнең өчен матур чаралар оештырып, ялыбызны тагын да бизәделәр. Дәваланучылар үзләре дә җыр-моңга гашыйк кешеләр булып чыкты. Үзебез дә концертлар куйдык. Дәваланучы Наташа Феларетова татар, рус, һинд халыклары җырын башкарып, биеп, шигырь сөйләп, барыбызны да уздырды. Гомумән, шушы көннәрдә бер минутыбыз да заяга узмады.

«Халыклар дуслыгы» музеенда да булдык. Музей директоры Сәйдәш Нурмиев белән музей хезмәткәре Сания Бариева безне бик матур итеп каршы алып, Сания ханым һәр зал саен бик эчтәлекле итеп сөйләп, музей белән таныштырды. Әлеге музей байлыгы, кызыклы экспонатлары белән бездә онытылмаслык хатирәләр калдырды.

Ял иткән көннәр тиз генә узып китте, тик без биредә иҗади, бердәм гаилә булып яшәдек. «Наз» безне таныштырды, дуслаштырды, яшьлек елларын искә төшерде.

Безне ял иттергән һәм дәвалаган «Наз» бүлеге хезмәткәрләренә алга таба да матур итеп эшләргә язсын!

 

Габделбәр Сабиров,

Яңа Кенәр авылы, Арча районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр