Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәребез

«Нормабашта әле дә Гөлмәнвәр әби кебек эшләгән кеше юк»

Кариле авылында гомер кичерүче тыл ветераны Гөлмәнвәр Фазылҗановага 95 яшь тулды.

Гөлмәнвәр әби тумышы белән Кили авылы кызы. Биш балалы гаиләдә икенче булып үсә ул. Тормышлары бик авыр булу сәбәпле, иртә кул арасына керешеп китә, үзеннән кече туганнарын караша, ә белем алырга вакыт та, мөмкинлек тә җитми кала. «Укый-яза белсәм, тарих язар идем мин, – ди Гөлмәнвәр әби. – Мин күргәннәр, безнең буын кичергәннәр – чын тарих». Бер сыйныфлык та белеме булмаса да, Гөлмәнвәр әби бик оста саный белә. Кечкенәдән колхоз эшендә булган ул, кара көзгә кадәр кырдан кайтып кермәгән. Көлтә дә бәйләгән, ындыр табагында да эшләгән, тавык, куян фермаларында да хезмәт куйган. Урман ташу да шактый эләккән Гөлмәнвәр әбигә. Каһәр суккан сугыш башланганда, авылдагы бар эш карт-корыга, бала-чагага, хатын-кызларга калган. 16 яшьлек Гөлмәнвәр әбине Казанга эшкә алып киткәннәр, анда алар балчык ташыганнар. Аннан кайткач, районга чакыртып, еракка эшкә җибәрәчәкләрен хәбәр иткәннәр. «Бу онытылмаслык авыр көнне бүгенгедәй хәтерлим», – ди Гөлмәнвәр әби. 1942 елның 13 августында сәгать 1дә бер чиләк бәрәңге, бераз су алып юлга кузгалганнар алар. «Әтием Арчага станциягә кадәр озата барды. Товар поезды килгәч, ул ялына-ялвара бу бала урынына үзем китимче, ул бик ябык, сабый гына дип, минем урынга үзе китәргә бик тырышты, ләкин җавап бер булды: «Сез карт инде, абый, эшкә яраксыз». Әти белән шул көнне «Әти, сине башка күрә алмам инде, соңгы күрешүебездер», дип аерылыштым. (Шулай килеп чыга да, әтисен бүтән беркайчан да кочакларга насыйп булмый Гөлмәнвәр әбигә). Безне товар поезды вагоннарына тутырдылар да, йозак белән бикләп алып киттеләр. Бик озак бардык. Магнитогорск шәһәрендә төшерделәр, мин шунда күмер бушатуда эшләдем. Өч елдан артык гомерем авыр хезмәттә үтте. Сугыш беткән дигән хәбәрне кичке якта эштән кайтып барганда ишеттек. Әмма туган якларга кайтырга рөхсәт бер ел үткәннән соң гына бирелде», – дип исенә төшерә Гөлмәнвәр әби.

Авылга кайткач, хезмәтен дуңгыз фермасында дәвам итә ул. Биредә 25 ел эшли. Бөтен эшне дә үз куллары белән башкара, 300 башлап дуңгыз карый. «Гөлмәнвәр, ничек өлгерәсең син?» – диючеләр шактый була аңа. Эштән кайткач төне буе мунчала да ясый әле ул, чыпта да суга, аны сатып, тормыш алып бара. Бик авыр чорлар булган, тамак туйганчы ашарлык ипиләре дә булмаган бит. Хәтта черек бәрәңге дә бик кадерле булган. Алабута белән тамак туйдырган буын шул алар. «Эш бетмичә ашарга рөхсәт юк иде. Әнием гомеремдә дә ипине күгәргән дип әйтмәм дия торган иде, шуңа күрә ипи валчыкларын да, бер бөртеген дә әрәм итмичә, чүпләп капты ул. Беләсезме, Нормабашлылар әле дә әни кебек эшләгән кеше юк, диләр», – ди кызы Рушания, әнисенең хезмәткә, ипигә булган хөрмәтен искә төшереп.

94 яшенә кадәр тир түгеп эшләгән Гөлмәнвәр әби быел беренче тапкыр, сәламәтлеге какшау сәбәпле, былтыр үзе үк оста итеп утырткан суганын ала алмаган. «Таза вакытым булса, картаймаган булсам, әле дә дер китереп эшләр идем», – ди Гөлмәнвәр әби, күз яшьләрен тыя алмыйча. Бүтән беркайчан да эшли, балаларына ярдәм итә алмавын аңлагач, бик озак утырып елаган инде ул...

Гөлмәнвәр әби 1967 елны бер кулын сугышта өздереп кайткан фронтовик, Нормабаш егете Салихҗан Фазылҗановка тормышка чыга. Алар икесе бергә күп авырлыкларны җиңеп, 32 ел гомер итәләр. Салихҗан бабайның үлгәненә дә инде хәзер 22 ел булган.

«Мине күмәсе урынга, үзе китеп барды», – ди күптән түгел генә икенче улын да бакыйлыкка озаткан Гөлмәнвәр әби. Бүгенге көндә кызы Рушания гаиләсе белән матур, мул, тыныч тормышта яшәгән мөлаем әбинең 6 оныгы, 8 оныкчыгы, оныкчыкларының 6 баласы бар. Өч балага гомер биргән әнинең бүгенге көндә берсе генә исән шул. Әмма бернәрсәгә дә карамастан, Гөлмәнвәр әби бүгенге тормышыннан бик канәгать. «Сый-хөрмәттә яшим, тормышлар әйбәт, уфтанасым юк. Үзләреннән алда ашаталар, Аллаһка шөкер, тәрбиядә», – ди Гөлмәнвәр әби. Безнең укучыларга да мөрәҗәгать итте ул: «Сез яшь кешеләр, матур итеп яшәгез, минеке инде тулып түгелде. Шушы яшькә җитәрмен дип кем уйлаган…»

*Фото асты: Гөлмәнвәр әби кызы Рушания, кияве Хәмит янәшәсендә тәрбия-хөрмәттә тыныч картлык көннәрен кичерә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар 95 яшьлек юбилей өлкәннәр күркәм юбилей юбилей белән котлау