Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәребез

Өченче буынның үз матурлыгы, үз кыйммәте

Алып баручылар белән килешми булмый, алар хак-лы: «Безнең тормышыбыз бәйрәмнәргә, истәлекләргә бик бай. Ә бүгенгесе аның барысыннан да үзенчәлеклерәк. Халыкара өлкәннәр көне безнең уртак бәйрәмебез. Чөнки өлкәннәр алар безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез».

1 октябрьдән бирле районда бәйрәм чаралары бара, Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында изге эшләр башкарыла һәм менә йомгак итеп гаҗәеп матур бәйрәм концерты да әзерләнгән. Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин да өлкәннәрне бәйрәм белән котларга килгән, хәер, әлеге чара район җитәкчелеге югарылыгында өлкән буынга хөрмәт йөзеннән әзерләнде.
— Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан, куйган изге хезмәтләрегез, яшь буынга остаз булып, үзегезнең һөнәрләрегезне лаеклы рәвештә аларга тапшырып, һәрвакыт безгә теләктәшлек күрсәтеп яшәвегез һәм бүгенге көндә дә олы хезмәтләрегез өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы авырлыкларын күреп, сугыштан соңгы җимереклекләрне торгызу өлкәсендә армый-талмый эшләгән, гомумән, районыбызның кайсы гына өлкәсен алсак та, фидакарьлек күрсәткән буын бит сез! Сезгә булган хөрмәтнең иң олысы йөрәк түрләрендә яши.
Бәйрәмгә районыбыз кураторы, Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин да кайткан, аның да җылы сүзләрен газета укучыларыбызга ирештерәсе килә:
— Хөрмәтле ветераннар! Рес-публикабыз үсеше өчен зур көч куйган иптәшләр! Картлык килде диләр, картлык түгел ул, ул — зур казанышларга ирешкән гаять тә мөхтәрәм кешеләргә, дәрәҗәле буынга әверелү. Сез безнең өчен бик кадерле һәм без сезнең белән чиксез горурланабыз, озак еллар кадер-хөрмәттә саклыйсы иде сезне.
Ихлас чыгышлар алкышларга күмелде. Аннан бәйрәмнең күркәм традициясенә әйләнгән, районыбызның иң хөрмәтле кешеләренә әверелгән, Алтын туйга кадәр бергә кулга-кул тотынышып, уйны-уйга ялгап, киңәш-табыш итешеп, тормышның ачысын-төчесен бергә татып, кайгы-хәсрәтләрне, шатлык-сөенечләрне бүлешеп, тормыш авырлыкларына бирешми яшәгән иң күркәм гаиләләрне котладылар. Иң беренче сәхнәгә Балтач бистәсендә гомер итүче Элиза Ислам кызы белән Марат Мәннан улы Төхвәтуллиннар менде. Элиза ханым Балтач сәнгать мәктәбенә нигез салган кеше, тумышы белән Үзбәкстан якларыннан ул. 52 ел элек Ташкент Дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Гомер юлдашы Марат абыйны Балтачта очрата. Марат әфәнде хезмәт юлын мәгариф өлкәсенә багышлый, аннан лаеклы ялга кадәр Балтач мех фабрикасында мактаулы хезмәт юлы үтә. Сәхнәгә Балтач бистәсендә гомер итүче Дания Идрис кызы белән Хазинур Нургали улы Нургалиевлар күтәрелде. 27 октябрьдә аларның пар канатлар булып яши башлауларына 50 ел була. Икесе дә Куныр авылында дөньяга килә. Хазинур абый "Стройсервис«та экскаваторчы, ә Дания апа Тимирязев исемендәге хуҗалыкта учетчик булып эшли. Өченче пар — Чепья авылының иң матур гаиләләреннән — Сәлимә Нигъмәт кызы белән Илдар Салих улы Һадиевлар. Илдар абый хезмәт ветераны, нефть чыгару өлкәсендә эшләгән кеше, Сәлимә апа — балалар бакчысында тәрбияче. Норма авылында гомер кичерүче Гөлчәчәк Нурми кызы белән Рәкыйп Нәкыйп улы Галиевларны бәйрәмебезнең абруйлы кунаклары дип атадылар. Күптән түгел генә бергә гаилә коруларына 55 еллыкларын билгеләп узганнар. Алар яшь буынны акыллы, әхлаклы итеп тәрбияләүгә лаеклы өлеш кертеп, район халкы арасында зур хөрмәткә ия булган гаилә. Икесе дә укытучылар династиясен дәвам итүчеләр, икесенең бергә мәгарифкә керткән хезмәтләре 80 елдан артып китә. Рәкыйп абыйны 1998 елда Норма урта мәктәбенә директор итеп билгелиләр, аңарчы ул 16 ел урынбасар булып эшли. Хәзер исә уллары алар юлын дәвам итә. Бәйрәмнең шулай ук олы кунаклары — Норма авылы кызы Флера белән Кариле авылы егете Камил Зәйнуллиннар 1963 елда гаилә коралар. Камил абый 38 ел Тимирязев исемендәге хуҗалыкта механизатор булып хезмәт куя. Районның иң алдынгы механизаторына әверелә. 1971 һәм 1982 елда Почет билгесе ордены белән бүләкләнә. Флера ханым Чапшар фермасында бозаулар карый, тормышка чыккач, мех фабрикасына эшкә күчә. Аннан лаеклы ялга чыкканчы егерме ел Норма мәдәният йортында тырыш хезмәт куя. Яшьләргә үрнәк булырлык күркәм гаиләләрне район башлыгы Рамил Рәшитович белән министр кайнар котлап, бүләкләр, чәчәкләр тапшырды.
Өлкәннәрбез бик актив безнең, җыр-биюгә, шигырьгә хирыслар, гармун кебек уен коралларында өздереп уйныйлар. Яңгул авылында яшәүче өлкәнебез Наил Заһретдинов кечкенә гармунда уйнап, бу юлы да таң калдырды, аннан зурысында өздерде һәм башка гармунчыларны да үз артыннан ияртте. Бу минутта өлкәннәребез Аулак өйләр гөрләгән чакларга, болыннарны шаулаткан гармунлы кичке уеннарга кайтып килгәндер. Шагыйрәбез Фәридә Шакирова өлкәннәргә багышлап язылган шигыре белән куандырды. Нәзирә Фәйзрахманованың җыры улларын махсус операциягә озаткан әти-әниләргә багышланды — Өметләрең өзелгәндә аккан суларга кара, никадәр авыр булса да, агымсу юлын таба...
Өлкәннәр бу бәйрәмне ел да зарыгып көтеп ала. Килүгә чәйләр эчә, кулланучылар җәмгыяте уңганнары тәмле камыр ризыклары белән сыйлый, район җитәкчеләре ишектән керүгә үк елмаеп, хәл-әхвәлләрен сорашып каршы ала, шунда ук фотосессия почмагы ясап куйганнар, фотосурәтләргә төшәләр. Күңелле инде. Ә бөртөркем йолдызларыбыз гаҗәеп матур концерт номерлары бүләк итә. Әлеге бәйрәмдә дә җырчылар Илфат Гыйльманов, Фирүзә Камалова, Ислам Ханнанов, Аида Егорова, Римма Фәссахова, Айсылу Әсәдуллина, Райнур Фәезов, Татьяна Ишмурзина, Эльвира Һадиева, «Шатлык» вокаль ансамбле солистлары, җырчы нәни кыз Анисия Данилова һәм кашыкчылар ансамбле, «Гармония» вокаль квартеты, «Орчык» гөсләчеләр ансамбле, «Балкыш» бию коллективы, «Шулдырьжыт» фольклор коллективы, «Виво», «Восторг» бию коллективлары чыгышлары һ.б. — алар бар да үзебезнекеләр, алар бар да сезнең оныклар, хөрмәтле өлкәннәребез. Менә нинди талантлы балалар тәрбияләгәнсез сез! Әйе, килешәбез сезнең белән, Балтачыбыз һәр өлкә белән бергәлектә мәдәнияттә алга китте, ул киемнәр, ул сәхнә, ул чыгышлар — үзегез күреп торасыз, җиренә җиткән, яхшы оештырылган, бер читтән килгән артист та юк.
Борчуларны куып ял итик бер,
Бүгенге бит булмый иртәгә.
Сезнең өчен җырлар юллыйк әле,
Җырларга юк һичбер киртәләр...
Әйе, бүген хөрмәтләнеп калыйк, иртәгә булмаска да мөмкин. Бәйрәм тәэсирләре күңелләрдә озакка калсын иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр