Өч көрәшче үстергән ана
«Күңелдә бер үкенеч калды: әти исән вакытта алар турында газетага яздырта алмадык»...
– Күңелемдә калды... Үткән ел әти белән әнине 63 ел бергә гомер итүчеләр дип зурлап, район күләмендә бүләкләделәр... Икесенең дә юбилейларына ихлас теләкләребезне әйтеп, район газетасына котлаулар да бирдек, гомер буе кадер-хөрмәт тә күрсәттек кебек. Әмма күңелдә бер үкенеч калды: әти исән вакытта алар турында газетага яздырта алмадык. Юкса, хыялда бу әйбер күптән бар иде бит... Үкенечкә калды... – ди Яңгулдан танылган көрәшче Илдар Рәфыйков. – Шөкер, әниебез исән-сау, үз гомерендә аңа сынауларның төрлесен һәм бик күпне күрергә туры килде. Бу язмабыз әниебезгә шушы көннәрдә булачак туган көненә бер бүләк, әтиебез рухына дога булып барып ирешсә иде...
Үз гомерендә күп алышларда җиңгән, батыр калып макталган, РСФСРның спорт мастеры дигән дәрәҗәле исемгә лаек булган пәһлеван йөрәген дә нечкәртә ала торган хис шул әти-әнигә булган мәхәббәт. Өстәвенә, быел ковид дигән замана зәхмәте аларны да читләтеп үтмәгән...
– Әти-әни, төп йортта яшәүче энекәш өчесе берьюлы хастаханәдә ятты, әти, кызганычка, күтәрә алмады, вафат булды, әни белән энекәш озатырга да кайта алмадылар... Бу үкенеч әнә шул көннән бирле җанны кимерә инде, – ди Илдар. – Дөрес, заманында әни дә, әти дә күп макталды, алар үз эшләрен җиренә җиткереп, булдырып эшли торган кешеләр иде. Әтиебез Габделбәр Яңгул егете, әниебез Нурания Бөрбаш Сәрдегәнендә туып-үскән. Анда безнең туганнар яши иде, шунда кунакка барган җирдән танышалар, гашыйк булалар һәм яшьли гаилә корып, 63 ел буе алар бик матур гомер кичерделәр. Әтиебез районда танылган комбайнчы иде, озак еллар эшләде һәм күп мәртәбәләр җиңү яулады, ул заман өчен иң зур бүләк – мотоцикллар белән дә бүләкләнде. Әниебез исә алдынгы сыер савучы булды, фермаларда эшнең иң авыр, күп елларында эшләсә дә, без аннан беркайчан арыдым дигән сүзне ишетмәдек. Ә бит җәйдән көзгә кадәр әти басуда, өйдәге бөтен авыр эш аңа калган.... Алар шундый тырыш булганга, без үскәндә бер авырлык та күрмәдек, бар яктан җитеш, мул тормышта яшәдек. Укыттылар да, акыллы киңәшләрен дә бирделәр, һәрчак аңладылар һәм кирәк чакта ярдәм кулы да суздылар. Без аларга барысы өчен дә бик рәхмәтле. Без көрәшеп йөргән елларда да әбиебез исән иде әле, әни белән алар 33 ел әниле-кызлы кебек яшәделәр...
Бу гаиләдә биш бала үсә – ике кыз, өч малай. Балаларның үскән берсе әтиләрендә ярдәмче булып эшли. Кызлар да, малайлар да үтә бу этапны. Малайлар әле аннары үзләре дә мөстәкыйль комбайн йөртә. Эшләп үскән, хезмәттә чыныккан егетләр бер-бер артлы көрәшкә тартыла...
– Әти көрәшче түгел иде безнең. Мәктәптә мәрхүм Газиз абый Газыймов көрәш түгәрәге оештыруга, Габделфәрт абый йөри башлады, аннан күреп, энекәш Илһам белән без дә кызыксынып киттек, – дип дәвам итә Илдар. – Башта ул бер кызыксыну кебек кенә иде. Өйдәгеләр дә аңа әлләни игътибар бирмәде. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган елны Борнак Сабан туена көрәшкә кердем һәм батыр калдым. Өйдәгеләр көрәшкәнне белми дә калды. Миннән алда батырга биргән шул тәкәне алып кайткан кешеләргә әби: «Бу безнең тәкә түгел бит, ялгыш кертәсез», – дип каршы да килгән әле... Шуннан китте инде...
– Өч улының тоташ дип әйтерлек бәйгеләргә йөрүенә, көрәшүенә әниегез ничек түзде, ничекләр рөхсәт бирде икән?
– Әни курка иде инде. Ул беркайчан безнең көрәшкәнне карамады. Ярышларга озатканда да җиңеп кайтыгыз дип түгел, имгәнә күрмәгез дип теләп кала иде. Әмма җиңүләребезгә өйдәгеләр барысы да шатлана иде.
Тормыш дигәнең җиңүләрдән, шатлыклардан гына тормый шул. Үткән гомере эчендә әни кешегә дә югалтуларның, хәсрәт-кайгыларның төр-лесен күрергә туры килгән. Габделфәртен, Нуриясен, үзе белән бергә яшәүче, ике сабыен калдырып, яшьли кан авыруыннан вафат булган киленен соңгы юлга озатырга, оныкларына әни җылысын да бирергә туры килә аңа. Моңа кадәр тигез яшәүләренә шөкер итсә, аның бик сирәкләргә туры килгән бәхет икәнен аңласа да, картын югалту хәсрәтен әле дә бик авыр кичерә. Ярый әле, андый авыр чакларында иңен терәргә балалары, юату сүзләре әйтергә онык-оныкчыклары бар. Ни дисәң дә, тармаклы агач җиргә егылмый шул, ботакларына таянып кала. Әнә шул «ботак-лары» Нурания апага әле гомер көзләрендә күп еллар ныклы таяныч булсын, бәхетле картлыкларның тәмен дә, ямен дә тоеп яшәргә язсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев