Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкәннәребез

Паспортта – 90, күңелдә – 18 (+фоторепортаж)

Бүгенге көндә дә 90 яшь биреп булмый әле Гафифулла абыйга. Өендә тик кенә утырып тору яклы түгел ул, җәйнең кызу көннәрендә бакчадагы кура җиләкләрен берәүгә дә ышанмыйча үзе генә җыйган һәм инде бүгенге көндә кураларны бәйләп, бакчаны чистартып та куйган.

Пыжмара авылында яшәүче Гафифулла Һади улы Һадиев 1 сентябрь көнне 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте.

Ямьле август аенда гына Һадиевлар йортында булып, Миңсафа апаны 90 яшьлек юбилее белән котларга насыйп булган иде, нәкъ бер айдан гаилә башлыгы Гафифулла абый янына да килдек. «Алдарак туган ул миннән, картырак шул», дип шаярткан иде бабай әбигә 90 яшь тулган көнне. Шул сүзләре белән күңелгә дә кереп калды ул.

1955 елда гаилә корып, тормышның бернинди авырлыгына да карамыйча, сынаулары алдында баш имичә, кулга-кул тотынып, мактаулы һәм үрнәк тормыш юлы үткән әлеге өлкәннәр. Уртак һәм матур тормышларында биш балага гомер бүләк иткәннәр. Барлык балалары да тормышта үз насыйп ярларын, үз юлларын табып, матур итеп гомер кичерәләр. Инде бүгенге көндә үзләре дә әби-бабай алар. Ә өлкән буын онык-оныкчыкларының бергә җыелган чакларын бик яратып, шушы көннәрне күрә алуыбызга шөкер, диләр.

Янәшәләрендә яшәүче уллары Фәнис һәм киленнәре Илсөяргә бик рәхмәтле өлкәннәр. Төп йортның ямен саклап, кунаклар килгәндә якты йөз белән каршы алып, безне кадер-хөрмәттә яшәтүчеләр, дип сөенәләр.

Бүгенге көндә дә 90 яшь биреп булмый әле Гафифулла абыйга. Өендә тик кенә утырып тору яклы түгел ул, җәйнең кызу көннәрендә бакчадагы кура җиләкләрен берәүгә дә ышанмыйча үзе генә җыйган һәм инде бүгенге көндә кураларны бәйләп, бакчаны чистартып та куйган. Алдагы елларда өйләреннән ерак түгел урнашкан тау битеннән дә җиләкләр җыеп йөргән әле ул.

Гафифулла абый Пыжмара авылында туып, биредә белем алып, хезмәт юлын да шушында үткән кеше. Гомере буе төрле эшләр башкарырга туры килгән аңа һәм аларның һәрберсен ул җиренә җиткереп эшләргә яраткан. Күндәм, сабыр, хезмәт сөючән булуын хөрмәтләп, Гафифулла абыйны юбилее белән котларга килгән «Кама» хуҗалыгы җитәкчесе Рәкыйп Нәҗипов юбилярга изге теләкләрен һәм рәхмәт хисләрен җиткерде. Гафифулла абый үзен котларга килгән Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Владимировна Бутаевага да бик сөенде, аның һәрбер котлау сүзенә рәхмәтләрен ирештерде. Район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов та, Пыжмара авыл җирлеге җитәкчесе Рафил Җәләев та Гафифулла абыйга сәламәтлек һәм матур картлык теләп калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар 90 яшьлек олуг юбилей өлкәннәр