Патриот егет тә үстергән әти ул (дәвамы)
Габдрәкыйп аганың сагышлы җанына кереп урнашкан әлеге кадерле затлар якты дөньяларда юк шул инде.
Кайтмады шул әтисе, кайтмады, 1941 елда ук Белоруссиядә барган көчле бәрелешләрдә ятып калды. Аларның эшелоннарын дошман бомбага тота, соңыннан кайткан солдат кына, башы нык яраланган, шинельгә төреп калдырганнар, алып чыга алмаганнар, дигән хәбәр ирештерә. Тыныч елларда эзләп-эзләп тә табылмый әтиләре, кайда күмелгәне дә билгеле түгел. Гражданнар сугышы чорында партизаннар отрядында да көрәшкән нык бәдәнле, көчле кешенең, авыр елларда да пилорамына кадәр булган хезмәт батырының бу рәвешле гомере өзелүе бик аяныч. Габдрәкыйп ага әле дә әтисенең башыннан сыйпап, «улым, менә сезгә сөтле сыер калдырам, саклагыз аны, ач булмассыз», дигәнен хәтерли. Ул сыер насыйп булмый шул аларга, дәүләткә алалар сыерны, тик бичара мал качып кайта, сыерны бүтән алып китмәсеннәр, дип, Габдрәкыйп малай көне буе сыерны җигеп, басу сукалый. Янәсе, сыерга тимәгез, аның дәүләткә болай да файдасы бар. Сыерны куркуыннан әнисе барыбер биреп җибәрә.
— Шундый авыр еллар иде инде, — ди бабай үзе. Хәер, бабай хурлау дигәнне гомер бакый белмәгән, үзе бригадир-мастер вакытта бергә эшләгән иптәшләре «салса» да, колхоз рәисләренә дә тел-теш тидермәгән, кешене гел яхшы яктан гына телгә алган.
— Әтинең менә шундый үтә дә яхшы ягы бар аның, — ди Фәридә ханым. — Гаепләү дигәнне белми ул. Мактап, үсендереп торырга булдыра. Колхозда эшләп пенсиягә чыкты, 60 яшендә дә безгә өй салырга булышты әле ул. Армияне дә бик яратып сөйли иде, дедовщина дигән сүзне гомумән аңламады. Андагылар безне, яшь солдатларны, кадерләп кенә йөрттеләр, ди торган иде. Чын пат-риот кеше ул безнең әти. Фәритнең тәрбиялелеге, бар авырлыкны үзенә алып эш итүе, намуслылыгы әтидән килә. Борынгы бабай да безнең патша армияләрендә хезмәт итеп, макталган кеше булган. Әтинең хезмәт сөючәнлеге һаман бар, әле дә бакчасына бәрәңге утырттырта, хәле булганча бакчаны ялт итеп тоткан кеше ул, биш алмагачы бар, берсен дә кистерт-ми, берсе мәрхүмә сеңлем Резеда утырткан, калганын үзе утыртты, кадерләп сак-лый. 1960 елларда Булатова урамына яңа өй салып чыкты, үзе салды, мин беренче сыйныфка укырга шушы өйдән киттем. Иң авыр хезмәт башкарган — балта чапкан кеше бит инде ул, корыч ныклыгы аларның күзәнәкләренә салынган. Бик кызганыч, кимеделәр инде хәзер, Гыйльван абый да сирәк килә, ул килсә, өйнең түренә кертеп утыртам мин аларны, икесе дә начар ишетә, шау итәләр инде, тавышлары урамга кадәр ишетелә, үткәндәге хатирәләре белән бүлешәләр. Әни китапханәдә эшләде, бик сабыр иде, киткәндә дә мине сораган кешеләргә риза-бәхил дип әйтерсең диде.
Корычтай чыныккан Габдрәкыйп 1947 елда армия сафларына алына. Сугыш арты еллары булганлыктан, өч ел Германиядә хезмәт итә. Җиде сыйныф белеменә карамыйлар, сержант итәләр үзен. Армиядә дә үзен гел уңай яктан гына күрсәтә, бик яхшы йөзүе белән сокландыра, шулай булмыни ни, Шушма елгасы буенда үскән бала бит ул! Германиядәге су төпләреннән сәгатьләргә кадәр тартып чыгардым инде мин, дип сөйли торган була балаларына. Биредә аны алып калырга телиләр, оста снайпер була ул, тик әнисе кайтырга куша. Фәридә апа әйткәнчә, анда калган булса, бәлки әллә нинди зур баскычларга да күтәрелгән булыр иде. Юк, аның туган ягына кайтып кул көче, йөрәк дәрте белән үз халкын, авылдашларын куандырасы, газиз әнисенә терәк, туганнарына кирәк буласы, йортлар саласы, басу-кыр эшләрен башкарасы бар шул. Кайтуга ук аны ике куллап промкомбинатка эшкә алалар, мастер итеп билгелиләр. Нинди генә эшләр башкармый ул хезмәттәшләре белән, төзелеш тә, арба тәгәрмәчләре, машина кузовлары ясау, басуларны ашламалау да калмый, торак йортлар, фермалар салу, урман кисү, күмер ташу дисеңме...
— Әти кайтып керер иде, бишмәте ап-ак булыр иде, — дип искә ала кызы Фәридә әтисенең самолеттан ашлама сибеп йөргән чакларын хәтерләп. — Саклану чаралары да юк, кайберсе шуңа да озак яши алмады, астма чиреннән үлде. Күмергә барсалар, кап-кара булып кайтырлар иде. Хәзерге кебек махсус киемнәр турында сүз дә була алмый. Әни төне буе әтинең киемнәренә ямау салыр иде, әйбер юк чак бит, эш бияләйләрен дә гел тегеп, ямап кына торды. Эше авыр, батырып эшлисе, киемнәре тартыла, ертыла.
— Балта тотарга мине әтинең чордашы Габдрахман Фәхретдинов өйрәтте, — дип сүзгә кушыла Габдрәкыйп ага. — Әти белән дуслар иде алар, сугыштан исән-сау кайтты, әтиләре сугышта үлгән балаларны тарта-яклый иде, эшкә өйрәтте. Менә шундый юньле кешеләр белән яшәдек.
Промкомбинатны ул чорда хәзерге ДОСААФ урынында дип хәтерлиләр, ә мәктәпкә укырга хәзерге «Балтач Молл» урынындагы, кайчандыр мәктәптән тыш эшләр үзәге булган бинага йөргәннәр, эшче-крестьян мәктәбе хәзерге социаль яклау бинасында булган.
Габдрәкыйп ага үзе озата чыкты. Ишегалдындагы мәчеләрен дә барлады. Җәйләрне җәйләргә язсын, очрашканга кадәр, дип саубуллаштык.
Өлкәннәрдәге гамьне-мәнне үзебезгә алып, күңелләргә саласы бар әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев