Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

1 нче апрельдән пенсияләр индексацияләнеп, Балтачта уртача пенсия күләме 9280,41 сум була

Рәсәй Федерациясе хөкүмәтенең карары нигезендә, 2014 нче елның 1 нче апреленнән пенсияләр индексацияләнеп, Балтачта уртача пенсия күләме 9280,41 сум була.

Шул ук вакытта ел дәвамында гражданнарның пенсия күләме элеккечә төбәктә яшәүче пенсионерларның яшәү минимумыннан түбән булмаячак. Татарстан Республикасында 2014 нче елда ул 5912 сум күләмендә билгеләнгән. 1нче апрельдән картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча хезмәт пенсияләре күләме 1,017 (1,7 процент), социаль пенсияләр 1,171 (17,1 процент) коэффициенты күләмендә арта. Аерым категория кешеләр - бердәм акчалата түләүләр алучылар (ЕДВ), Советлар Союзы Геройлары, РФ Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары һәм аларның гаиләләре, Социалистик Хезмәт Геройлары, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларына түләү дә 5 процентка артачак. Шулай ук 5 процентка социаль хезмәтләр җыелмасы (НСУ) күләме дә арттырылып исәпләнеләчәк.
Фото: http://shiksabd.com/indeksaciya-pensij-s-1-fevralya-2014-goda-poslednie-novosti/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250