Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Район башлыгы Р.Р. Нотфуллин катнашында традицион дүшәмбе киңәшмәсе

Дүшәмбе, 31 март көнне, Балтач район Советының кече утырышлар залында район башлыгы Р.Р. Нотфуллин катнашында традицион киңәшмә уткәрелде.

Киңәшмәдә район Советы һәм район башкарма комитеты житәкчесе, аныӊ урынбасарлары, бүлек мөдирләре катнашты. Иӊ төп мәсьәлә - авыл хужалыгы өлкәсендә чәчүгә әзерлек буенча алып барыла торган эш. Ашламалар тупланышында ел саен бер үк күмәк хуҗалыклар сыната. Борнак, «Уӊыш», Тукай исемендәге хуҗалыкларда ашламныӊ күләме чагыштырмача аз. Шуныӊ нәтиҗәсе буларак иген уӊышы да ел саен бу хуҗалыкларда иӊ түбәне булып кала. Барлык сатып алына торган техниканыӊ да язгы чәчүгә кайтып җитә торган итеп эш оештыру сорала.
Төзелештә эшне оештыру - әһәмиятле һәм кирәкле юнәлеш . Төзелеш материалларын вакытында, юл өзеклеге булганчы ташытып калдыру акрын бара. Атна саен Таузар авылында төзелә торган үзәкнеӊ эшен кызулату һәм МФЦ зданиеләрендә эш график нигезендә барырга тиешлеген әйтәбез - нәтиҗәсе генә аз. Балтач бистәсендә төзелә торган 120 урынлы балалар бакчасыныӊ эше тиз һәм сыйфатлы булып, ул 1 июньгә башкарылып бетәргә тиеш. Әтнә авылы клубы буенча барлык төзелеш документлары 10 майга кадәр тапшырылырга тиеш.
Социаль яклау, мәдәният һәм яшьләр, спорт бүлегенә Бөек Җиӊунеӊ 70 еллыгына әзерлек чараларын җиренә җиткереп башкарырга тиешләр. Бу эштә барлык оешма һәм предприятие җитәкчеләре, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре дә актив катнашуы тәэмин ителүе сорала.
Бюджет хезмәткәрләрен бирелә торган хезмәт хакын туплау уӊай бара һәм март ае өчен түләүләрнеӊ бик аз өлеше генә апрель ягына чыгып түләнеп бетәчәге әйтелеп кителде.
Каралган мәсьәләләрнеӊ утәлеше буенча тәкъдимнәр кертелде.
Фото: http://www.admtroitsk.ru/index.aspx?menuid=101&submenuid=0&oid=46952

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250