Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Авыл җирлекләре дә урынлы булды

2013 елның 30нчы маенда үткән район Советының 22нче утырышында авыл җирлекләрнеӊ эшчәнлеген һәм нәтиҗәлелеген бәяләү Нигезләмәсе расланган иде.

Әлеге тәртип буенча 24 күрсәткеч билгеләнде һәм инде бүлекләр биргән мәглүматьләр нигезендә 2013 елныӊ беренче ярты еллыгына, 9 аена нәтиҗә ясалып, жирлекләрнеӊ урыннары билгеләнеп барылды. Район Советыныӊ утырышында игълан ителгән җирлекләрнеӊ 2013нче елда эшчәнлекләренеӊ бәяләү нәтиҗәләрен тәкъдим итәбез.
Шулай итеп, беренче урынга 154 балл жыеп Карадуган авыл жирлеге чыкты, икенче урында Куныр (168 балл), өченчедә 175 балл белән Шубан авыл жирлеге булды.
Дүртенче урында - Урта Көшкәт, бишенчедә - Сосна авыл жирлеге, алтынчы урында - Шеншенәр булды.
Уртадагы урыннарда: 7дә - Салавыч, 8дә Балтач шәһәр жирлеге, 9да Янгул, 10нчы урында Норма, 11дә Бөрбаш, 12дә Пыжмара (бу ике жирлекнен баллары бер - 217, ләкин Нигезләмә буенча кайсы җирлекнеӊ кеше саны күбрәк, шул алга чыга) һәм 13 нче урынга 218 балл белән Чепья жирлеге чыкты.
Ахыргы биш урынны карасак, 14нче урында Кече Лызи, 15тә Борнак, 16да Смәел, 17нче урында Нөнәгәр, 18нче урында 259 балл белән Югары Субаш жирлеге калды.
Кабул иткән Нигезләмә буенча еллык нәтиҗәләр нигезендә 1,2,3 урыннар алган жирлекләргә район бюджетыннан грантлар бирелергә тиеш:
- Беренче урынга 80 мен сум - Карадуган авыл жирлеге;
- Икенче урынга 50 мен сум - Куныр авыл жирлеге;
- Өченче урынга 30 мен сум - Шубан авыл жирлеге лаек булды.
Алган грантлар суммасынын 30% жирлекнең жирле үзидарә органнарында эшләүче хезмәткәрләрне премияләү өчен тотарга мөмкин, калган 70 % жирлекнең үсешенә каралырга тиеш.
Авыл җирлекләре арасындагы нәтиҗәләр 24 күрсәткечне чагыштырып билгеләнде.

Фото: http://economy.govrb.ru/2013/news/?ELEMENT_ID=5862

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250