Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин көрәшчеләрне кабул итте

Һәр ярыштан кайткач, спортчыларның район башлыгы Рамил Нотфуллин белән очрашып сөйләшүе матур традициягә әйләнде.

Инде менә район Советының кече залында аларның башлык белән өченче очрашуы. Монысы аеруча күңелдә калырлык булды.
Район җыелма командасы герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә Әлмәттә узган ярышларда бишенче урынны яулап кайтты. «Торгынлык чорыннан чыгып киләбез, егетләр. 51 команда арасында 5 нче урынны алу безнең өчен зур җиңү инде ул. Барыгызны да шушы олы җиңүегез белән котлыйм. Билгеле, тынычланып калырга ярамый, шушы рухта шөгыльләнүләрегезне дәвам итегез, югалткан позицияләребезне кире кайтару өчен безгә күп тырышырга туры киләчәк әле», диде үз котлавында район башлыгы. Кулын авырттырып та ике әйләнешне җиңеп чыгарга үзендә көч тапкан Нормабаш егете Илдар Зариповка, җитди травма алуына карамастан, өченче урынны яулаган Яңгул батыры Ранил Сафиуллинга, команданы тиешле дәрәҗәдә әзерләгән баш тренерыбыз Ранил Габдрахмановка аерым рәхмәтен җиткерде. Инде ветераннарыбыз арасында бил алышырга тиешле Айдар Гәрәевның, күп еллардан соң келәмгә кире кайтып, яшьләргә тиң осталык белән көрәшне дәвам итүен геройлыкка тиңләде. Кыскасы, батырларыбызның һәркайсына рәхмәт хисләре мулдан җиткерелде бу көнне. Районыбыз спорт тарихын чирек гасырдан артык төрле матбугат чараларында яктыртып килүче Нурзада Сәмигуллинның республикабызда татар милли көрәшен яктыртучы иң яхшы журналистлары арасына кереп, республикада танылып, олы бүләккә лаек булуы да безнең өчен зур шатлык, дип билгеләп узды район башлыгы.
Аңа үзенең олы рәхмәтен җиткереп, каләменең тутыкмавын теләде. Үз чиратларында сүз алып, район спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев көрәшчеләргә күрсәтелгән кадер-хөрмәт өчен район башлыгына рәхмәтләрен җиткерделәр, үзләренә булган ышанычны акларга ышандырдылар.
Фотолар: http://baltasi.tatarstan.ru/tat/foto_report.htm/photoreport/598900.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250