Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтач район Советының бишенче утырышы узды

19 март көнне район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш Балтач район Советының бишенче утырышы узды.

Утырыш эшендә район башкарма комитеты җитәкчелеге, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы, оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре, мәктәп директорлары, шәхси эшмәкәрләр катнашты. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:,

- Балтач муниципаль районының 2015 елгы бюджет үтәлешен раслау;
- Балтач муниципаль районының контроль-хисап палатасы рәисенең 2015 елгы эшчәнлеге;
- Балтач муниципаль районы җирлекләренең эшчәнлекләренә бәя бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү һәм аларның 2015 елгы эш нәтиҗәләре;
- Балтач районы башкарма комитеты структурасына һәм хезмәткәрләренең гомуми санына үзгәрешләр кертү.

Көн тәртипләре буенча районның финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов, контроль-хисап палатасы рәисе Равил Кәримов, район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров иптәшләр чыгыш ясады. Депутатлар көн тәртипләре буенча карарларны бертавыштан кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250