Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтач район Советының чираттагы утырышы булды

22 октябрьдә икенче чакырылыш Балтач район Советының утыз икенче утырышы булды.

Быелның узган тугыз ае район өчен уңышлы төгәлләнсә дә, әле файдаланылмаган резервлар, хәл итәсе проблемалар да җитәрлек. Аеруча районда яңа эш урыннары булдыру, бу юнәлешкә кече эшмәкәрлекне тарту һәм аларга ярдәм итү юллары турында сөйләшенде. Район бюджетын экономияле тоту юллары күрсәтелде. Аерым мәктәпләрдә бер укучыга исәпләгәндә тиешледән артык күп чыгым сарыф ителүе тәнкыйтьләнде.
Җирдән тагын да нәтиҗәлерәк файдалану юллары ачыкланды. Бигрәк тә күп балалы гаиләләргә бүленгән участокларның чүп басып файдаланусыз ятуы искәртелде. Эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыру буенча да конкрет бурычлар куелды.
Утырышта депутатлар районның, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлдерелгән мәсьәләләрне эченә алган дүрт көн тәртибен карап, аларның барысы буенча да тиешле карар кабул иттеләр. Утырышны муниципаль район башлыгы депутат Рамил Нотфуллин алып барды.
Фото: http://baltasi.tatarstan.ru/rus/foto_report.htm/photoreport/627566.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250