Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтач район Советының VII утырышы узды

27 майда Өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының VII утырышы булды.

Утырышта район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары һәм бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, мәктәп директорлары, дин әһелләре катнашты.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Балтач муниципаль районының 2016 елга кабул ителгән бюджетының 3 айлык үтәлеше турында.
2. Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданы исемен бирү турында.
3. Балтач муниципаль районы территориясендә милләтара һәм дини конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең торышы һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итү турында.

Көн тәртибе буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Р.М. Ильясов, район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Ф.Ф. Ибениев, район башкарма комитеты җитәкчесе Р.И. Шакиров, район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары И.Ф. Гайнетдинов, "Балтач үзәге " Форпост" директоры Ф.Ш. Гыйлемҗанов чыгышлары тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250