Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтачта район Советы утырышы үтте.

7 нче август көнне икенче чакырылыш Балтач район Советыныӊ утыз беренче утырышы булып узды.

Анда түбәндәге көн тәртипләре каралды:
1.Балтач муниципаль районының агымдагы елның беренче яртыеллыгында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре, кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеш халәте турында.
2.Балтач муниципаль районының 2014-нче елга кабул ителгән бюджетының яртыеллык үтәлеше турында.
3.Район гомуми белем бирү учрежденияләренең яңа уку елына әзерлекләре турында.
Беренче көн тәртибе буенча буенча район башкарма комитетының икътисад һәм фаразлау бүлеге җитәкчесе Алмаз Наил улы Зәкиев доклад ясады.
Балтач муниципаль районыныӊң 2014-нче елга кабул ителгән бюджетының яртыеллык үтәлеше турында район башкарма комитеты җитәкчесенеӊ беренче урынбасары, финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Мәгъсүм улы Ильясов чыгыш ясады.
Район гомуми белем бирү учрежденияләренең яңа уку елына әзерлекләре турында район башкарма комитетыныӊ мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Юныс кызы Зәкиева информациясе тыӊланды.
Депутатлар тарафыннан тиешле карарлар кабул ителде.
Утырышны Балтач район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250