Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтачта референдум узачак

28 февраль көнне районда референдум узачак.

Үзара салым, беренче чиратта, авыл җирлекләрендәге төрле мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм итә. Әйтик, авыл урамнарын, юлларны төзекләндерү, зират тирәләрен тоту, күперләр ясау, чишмәләрне яңарту, урамнарны яктырту, гомумән, авыл җирлеген төзекләндерү өчен күп кенә эшләрне башкару өчен үзара салым акчасы тотыла.

Үзсалым кертү өчен халыкның ризалыгы мөһим. Шушы уңайдан районда 28 февраль көнне референдум узачак. Референдум сайлауны хәтерләтә. Сайлауда кандидатлар өчен тавыш бирсәк, монда билгеләнгән күләмдәге акчаны бирүгә "мин каршы түгел" дип тавыш бирәчәкбез. Референдумда авыл җирлегендә яшәүче 50% +1 кеше катнашкан очракта, ул үткән дип санала. Ә шул катнашучыларның 50%тан артыгы үзара салым җыюга ризалык бирсә генә, үзара салым җыелачак.

Шушы көннәрдә район советы бинасында җирлек башлыклары, аларның урынбасарлары һәм сайлау комиссиясе рәисләре, сәркатипләре катнашында җыелыш узды. Көн тәртибендә референдумны үткәрү мәсьәләсе каралды. Сайлауларда актив эшчәнлеге өчен Резеда Зарипова, Гөлшат Зәкиева Татарстан Республикасы үзәк сайлау комиссиясенең Мактау таныклыгы, ә Гөлсинә Ибраһимова, Рәйсә Корбанова, Миләүшә Мәннапова Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Фото: pravda

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250