Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Бер атнага ике комиссия утырышы

Район Советы каршында эшләүче КДН - балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия ике тапкыр утырышка җыйналды.

Беренчесендә үк чакырылган әти-әни, яшүсмерләрнең күплеген күреп, алдагысы үз вакытында үткәрелмәгәндер, дип уйлаган идем. Юк икән, нәкъ үз чиратында, тиешле вакытта үткәрелә диделәр. Фәкать тәртип бозулар гына гадәттән тыш артып киткән. Кызганычка, бу утырышта гадәттән тыш язмышлылар да байтак булып чыкты. Аналык хокукыннан мәхрүм итү дә, иң соңгы кисәтүне ясаулар да булды. Ә бу чараларга комиссия членнары иң ахыргы чиктә генә бара. Димәк, андыйлар күп...
Балигъ булмаган балаларын онытып, баш ташлап эчүче япь-яшь әниләрне, гаиләсе өчен бернинди җаваплылык сизмәгән әтиләрне, балалыктан күчү чорында кылган гамәлләре белән әти-әниләренә йөз кызыллыгы китергән яшүсмерләрне туры юлга бастыру өчен үтемле сүз, үгет-нәсыйхәтләрен жәлләмәде комиссия членнары. Гаиләләре хәленә кереп (ни дисәң дә, балалар бар бит!), штрафларның да ин минимален салырга тырыштылар. Аңлап, сабак алсалар, бик шөкер дә... Тик, ай-һай... Араларында инде бу утырышларга даими йөрүчеләр байтак шул.
Ә ике гаилә бөтенләй килеп тә тормаган. Хәлнең җитдилеген истә тотып, бу гаиләләр өчен комиссия атна азагында аерым утырыш үткәрергә мәҗбүр булды.
Фото: http://aleksadmin.ru/article/6370

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250