Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Илдар Халиков район Советының утыз дүртенче утырышында катнашты (фото).

Бүген Балтач мәдәният үзәгендә район Советының утыз дүртенче утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Утырышны муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Нотфуллин алып барды. Депутатлар «Балтач муниципаль районының 2014нче елда социаль-икътисадый үсешенең нәтиҗәләре һәм 2015нче елга бурычлар турында»гы мәсьәләне тикшереп, тиешле карарлар кабул иттеләр.
Узган ел районда социаль-икътисадый мәсьәләләр буенча күләмле эшләр башкарылган, продукция җитештерүдә, халыкка хезмәт хакы түләүдә 2013нче елдагыдан шактый үсеш күренә. Һәм агымдагы елда да бу үсешне саклап кына калмыйча, тагын да үстерү мөмкинлекләре булуы ассызыкланды.
Чираттагы бу утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Дәүләт Советы депутаты Вагыйз Минһаҗев, Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Җаббаров, Мәгариф һәм фән министры урынбасары Гөлнара Габдрахманова, Президент Аппаратының һәм Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре катнаштылар.
Материал Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән әшләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250