Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Президент эшмәкәрләр белән очраша

Рөстәм Миңнеханов «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында Татарстан Республикасы эшмәкәрләре белән очраша.

10 июнь көнне Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында эшмәкәрләр белән очраша. Чарада бизнес-омбудсмен Тимур Нагумановның чыгыш ясавы көтелә. Эшмәкәрләр Президент белән тиз арада хәл ителәсе мәсьәләләр турында сөйләшәчәк.

Рөстәм Миңнехановка сорау бирү өчен бизнес-хакимият рф сайтына кереп теркәлергә яки RT@ombudsmanbiz.ru. электрон почтасына заявка бирергә кирәк. Шулай ук (843) 203-44-17 телефон номеры аша да сорау бирергә мөмкин. Заявка һәм сораулар 27 майга кадәр кабул ителә.
«Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында Казанда үтәчәк бу очрашу исәп буенча бишенчесе булачак. 2015 елның август аенда булган очрашу вакытында эшмәкәрләр Рөстәм Миңнехановка актуаль темаларга кагылышлы 30дан артык сорау бирделәр: мобиль сәүдәне көйләү, шәхси индустриаль парк һәм сәнәгать мәйданчыклары үсеше, шәхси балалар бакчаларына ярдәм итү һ.б. Татарстан Республикасы Президенты эшмәкәрләр белән ачыктан-ачык аралашу уңай нәтиҗәләр бирә, дип ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты: «Мондый төр аралашуларны җәелдерергә кирәк, чөнки алар нәтиҗә бирә. Мин гел әйтеп киләм, әгәр син җитәкче булгансың икән, муниципаль дәрәҗәдәме, республика дәрәҗәсендәме, син һәрвакыт тәнкыйтьне кабул итәргә тиеш. Без ишетә белергә һәм без карарлар кабул итәргә тиеш.
Тимур Нагуманов, ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча уполномоченный: «Ике еллык тәҗрибәсе булган «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проектының төп бурычы хакимият органнарының эшмәкәрлеккә карашын үзгәртү. Бүгенге көндә хакимиятнең эшмәкәрләргә карата ачык булуын күрәбез. Беренче затлар эшмәкәрләрдән кергән кискен сорауларны кабул итәргә һәм оператив карарлар кабул итәргә әзер. Күп кенә ведомсть җитәкчеләре мөстәкыйль рәвештә бизнес белән очрашулар, консультацияләр үткәрә һәм эшмәкәрләр белән турыдан-туры эшли. Татарстанның барлык эшмәкәрләрен проектта актив катнашырга һәм Президентка сораула бирергә чакырып калам!».

Фото: kazanfirst

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250