Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Район башлыгы каршында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Совет утырышы

Бүген, 27 март көнне Балтач район Советы кече утырышлар залында район башлыгы каршында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Совет утырышы булып узды.

Совет утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, Балтач район башлыгы каршында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Совет рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды.Совет утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1.Балтач район башлыгы каршында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Совет тарафыннан кабул ителгән карарларның үтәлеше.
2.Муниципаль вазыйфаны биләүче муниципаль хезмәткәрләренең, муниципаль учреждение житәкчеләренең, шулай ук хатыннары, балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте турында тутырып тапшырган белешмәләрендәге хаталар, 2014 нче елда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча торган бурычлар турында.
3.Балтач район Советы, Балтач район башкарма комитеты һәм авыл җирлекләре тарафыннан кабул ителгән хокукый актларга экспертиза ясау турында.
4.2013 нче елда Балтач район башкарма комитетына халыктан кергән мөрәҗәгатьләр турында.
5.Район бюджетына кергән иганәче һәм хәйрия акчаларының максатчан, рациональ кулланылуы турында.
Беренче көн тәртибе буенча соңгы декабрь ае утырышында җирле үзидарә органнарында, муниципаль учрежденияләрдә эчке контроль оештыруны, җаваплы кешеләрне билгеләүне Балтач район башкарма комитетына һәм Балтач район финанс-бюджет палатасына йөкләнгән иде. Әлеге карарның үтәлеше буенча Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов чыгыш ясады.
Икенче көн тәртибе буенча Балтач район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина чыгышы тыӊланды.
Өченче көн тәртибе буенча Балтач район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова информация бирде.
Дүртенче көн тәртибе буенча Балтач район башкарма комитетының гомуми оештыру бүлек җитәекчесе Рүзилә Ильясова чыгыш ясады.
Бишенче көн тәртибе буенча сүз район Контроль-хисап палатасы рәисе Равил Вагыйз улы Каримов доклады тыӊланды.
Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенеӊ чыгышында коррупциягә каршы сәясәт бер көнлек кенә гамәл түгел, ә даими алып барылырга тиешле эш, дип ассызыклады. Балтач район башкарма комитетында, финанс-бюджет палатасында, бюджет учрежденияләрендә оештырылган эчке контрольнең эшчәнлеген активлаштырырга кушылды.
26 март көнне Казан шәһәрендә Республика Президенты катнашында булып узган коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Совет утырышында Балтач районының тискәре яктан искә алу нәкъ менә бюджет средстволары хисабына төзелеш эшләре алып бара торган оешмалар эшенә контрольлек итүнеӊ бик түбән дәрәҗәдә булуын күрсәтте, дип ассызыклап әйтеп китте район башлыгы Рамил Нотфуллин. Шушы юнәлештә районның Контроль-хисап палатасына бюджет акчаларын максатчан, рациональ тотуны контрольләүне ныгытырга, тикшерү нәтиҗәләрен район газетасы битләрендә яктыртырга кушылды.
Балтач район Советының, Балтач район башкарма комитетынның хезмәткәрләре, Балтач муниципаль район җирлегендә урнашкан муниципаль учрежденияләр җитәкчеләре белән үз керемнәре, чыгымнары буенча белешмә тутыру тәртибе буенча укулар оештырырга кирәклеге күрсәтелде.
Җирле үзидарә органнарының, район югарылыгында бүлек җитәкчеләренә халыктан кергән мөрәҗәгатьләргә вакытында җавап бирүне тәэмин итәргә кирәклеге дә билгеләп үтелде.
Шулай ук Балтач район башкарма комитетына 2013 нче елда муниципаль бюджет учрежденияләренә кергән иганәче һәм хәйрия акчаларының отчетларын җитәкчеләрдән вакытында җыеп алуны оештырырга кирәклеге әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250