Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Район иҗтимагый Советы эшен дәвам итә

Хакимият белән җәмәгатьчелек арасын тыгыз бәйләнештә тотучы район иҗтимагый советы кабаттан үзенең эшен яңа составта башлап җибәрде. Әлеге совет безнең районда 2007 елда оешып, рәисе лаеклы ялга китү сәбәпле, соңгы елда үзенең эшчәнлеген туктатып торган иде.

Хәзер исә президиум рәисе итеп - "Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты"ның Балтачтагы җирле оешмасы рәисе, "Хезмәт" газетасы редакторы Вакыйф Зәкиев сайланды, урынбасары итеп район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, секретаре "Хезмәт" газетасы редакиясе журналисты Зөлфия Шакирова билгеләнде. Комиссия составлары яңартылып, яңадан расланды. Нигездә социаль-икътисадый, экология, тормыш эшчәнлеге ифраструктуралары, милләтара мөнәсәбәтләр, җәмәгатьчелек экспертизасы мәсьәләләре буенча 4 комиссия төзелде, рәисләре итеп Илшат Нуриев (Балтач сөт-май комбинаты директоры), Фердинант Хәйруллин ("Кызыл юл" җәмгыте рәисе), Җәлил хәзрәт Фазлыев (районыбыз имамы, Татарстан мөселманнар идарәсенең баш Казые), Васил Шакиров (гимназия директоры) куелды.
20 март көнне совет янә барлык составта, район советының кече залына җыелып, чираттагы икенче утырышын уздырды. Көн тәртибендә районда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының, аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшыртуның үтәлеше, авыр хәлдә калган балалар белән эшләүнең торышы, советның киләсе кварталга планнары каралды, бу нисбәттән район социаль бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина, район башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев, балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия секретаре Алсу Зыятдинова, опека һәм попечительлек секторы баш белгече Миннәзия Габделхакова докладлары тыңланды, фикерләр әйтелде, тәкъдимнәр кертелде. Совет рәисе Вакыйф Зәкиев үз чыгышында алга куелган бурыч-максатларга тукталып, советның эшчәнлеген камилләштерүгә җитди басым ясады. Киләсе очрашуга кадәр комиссия сугыш ветераннарын тораклы итүдә килеп туган мәсьәләләргә тукталачак, мәгариф учреңдениеләрендәге эшнең сыйфатына иҗтимагый экспертиза үткәрәчәк, совет әгъзалары КДН комиссияләрендә катнашачак, тәрбиягә бала алу мәсьәләләре, иң мөһиме җәмәгатьчелек фикере тирәнтен өйрәнеләчәк. Утырышта барлык өлкәгә дә кагылышлы мәсьәләләр күп күтәрелде, хәм биредә оешкан дүрт комиссия дә бу юнәлештә җитди эшләр башкарып, район җитәкчелегенә файдалы тәкъдимнәр белән чыгарга дигән изге нияттә эшен дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250