Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Район Пенсия фондының еллык хисап җыелышы узды

Район Пенсия фондының еллык хисап җыелышы һәр елдагыча бик күркәм төстә, яңалыкларга бай рәвештә үтте. Әлеге өлкәгә мөрәҗәгать итмәгән кеше юктыр районыбызда, чөнки идарәнең клиентлар белән эшләү хезмәтенең теркәү базасына күз салсак, 2015 елда аларга 10927 кеше төрле сораулар буенча килгән, бу исә бер көнгә 40-45 кеше дигән сүз.

2015 елның 31 декабренә районыбызда 9999 пенсионер исәпләнелгән, бу район халкының 29 %ын тәшкил итә. Картлык буенча иминият пенсияләрен алучылар 7827 кеше булса, дәүләт пенсиясе 835 кешегә билгеләнгән. Индексацияне дә кертеп, пенсиянең уртача күләмен 10572 сум 82 тиенгә кадәр җиткерүгә ирешкәннәр. Бу исә өлкәннәребезнең көнкүрешен яхшыртуга тагын бер этәргеч биргән. 2015 елда Пенсия фонды тарафыннан барлыгы 1 млрд. 400 млн. 347 мең сум куләмендә пенсия һәм пособияләр түләнелгән. Бу аена 116 млн.сумнан артыгырак дигән сүз.

Шуны да искә төшереп китәргә кирәк, 2015 елдан пенсия яңача исәпләнелә башлады. Яңа формула пенсиянең актуаль таләпләр, экономик хәл һәм демография буенча формалашуына китерде. Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк, элеккеге кагыйдәләр белән эшләүчеләрнең дә хокуклары бозылмады. Яңа формула исә пенсияне арттыру юлларын күрсәтте. Законнан «хезмәт пенсиясе» дигән әйбер юкка чыкты. 2015 елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан «Ветераннар» дип аталучы мәгълүматлар базасын булдырып, ветераннарыбыз һәм аларның тол калган хатыннарының пенсия һәм матди күләмен арттыруда зур эш башкарылган.

2007 елдан үз көченә кергән «Ана (Гаилә) капиталы»н барлыгы 2070 кеше алган, шуның 1280е үз мөмкинлекләреннән тулысынча файдаланган инде, узган ел исә 232 кешегә әлеге сертификат тапшырылган. Моңарчы «Ана капиталы»н торак шартларын яхшыртуга, баланың белемен һәм әнинең киләчәк пенсиясен арттыруга гына тотып булса, быелдан инвалид-балаларга кирәкле чыгымнарда да кулланып була башлаячак. Әлеге төр гаризалар, Дәүләт тарафыннан кирәкле документлар, товарлар һәм хезмәтләр исемлеген расланылгач кабул ителәчәк.

Идарә җитәкчесе Габделнур Нотфуллин үзенең чыгышын коллектив эшчәнлеген чагылдыручы күрсәткечләргә тукталудан башлады, алдагы елга планнар белән таныштырды һәм узган елның идарә өчен уңышлы ел булуын ассызыклап үтте: «район Пенсия фонды суд приставлары хезмәте белән уртак тел табып эшли. Шуның ярдәмендә Пенсия фонды бюджетына 1 миллион 444 мең сум акча керде. Кайбер башка түләүләр буенча да тукталып үтәсе килә, взнослары түләнмәгән «Дуслык», «Якты юл», «Уңыш», «Икмәк» җәмгыятьләре кыска вакытлар эчендә әлеге бурычларын каплап бетерсеннәр иде. 2016 елга үз алдыбызга иминият кертемнәренең тулылыгын һәм вакытында түләнүен тәэмин итүне, район гражданнарының матди тәэмин ителү дәрәҗәсен үстерүне сыйфатлы итеп оештыруны, ведомствоара электрон документлар һәм мәгълүмат алышуны тәэмин итүне бурыч итеп куябыз».Шулай ук әлеге җыелышта ТР Пенсия фондының бүлек җитәкчесе Светлана Ершова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, Балтач һәм Кукмара районнары буенча суд приставлары башлыгы Наил Гайнанов, район почта бүлеге җитәкчесе Гали Фәйзрахманов, район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллиннар да катнашты.

Коллектив үзенең «Без һәр буын өчен ачык, һәркемнең бүгенгесен һәм киләчәген кайгыртабыз» девизына тугрылык саклап эшли. Районыбызның идарә белгечләре клиентларының һәр соравына җавап бирергә әзер. Шуңа күрә агымдагы елга куелган бурычларны үтәү коллективның көченнән килә дип ышанып әйтеп була.
Фотолар тулы куләмдә фотогалереяда урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250