Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Районда “Парклар маршы” игьлан ителде

Яз җиттеме күңел табигатькә тарта да тора инде. Билгеле, аның сәбәпләре дә җитәрлек инде. Көннәр матурлана.

Яшеллек әзрәк күзгә күренә башлауга табигатебезнең чисталыгы турында кайгырта башлыйбыз. Районыбызда бу уңайдан төрле акцияләр старт ала. Шундыйларның иң зурысы дип мин "Парклар маршы" акциясен атар идем.
Районыбызда инде бу акция Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгының махсус карары нигезендә 24 мартттан ук башланып киткән икән. Ул 23 майга кадәр дәвам итәчәк.
"Мәктәпләребез бу эшкә күптән алынды инде,"-дип каршыладылар мине "Балтач" тыюлыгы җитәкчеләре. Табигатебез кар-сулардан арынганчы укучыларыбыз иҗади бәйгегә бердәм булып алынганнар. Берәүләре сыерчык оясы ясый, икенчеләре рәсем ясый, өченчеләре инша,шигырьләр яза икән. Әле дә хәтеремдә, аның беренче йомгаклау конференциясен 2002 елда Кече Лызи мәктәбендә уздырдык. Ул вакытта 38 укучы катнашкан иде.
Еллар уза торды, акция дә елдан-ел киңрәк колач алды.Инде бүгенге көндә бу акциядә катнашучылар саны 10 меңгә якынлашып килә. "Ел саен балалардан конкурска 500 дән артык иҗади эш кабул итеп алабыз,"-ди тыюлык җитәкчесе Альберт Фәрхетдинов. "Берсеннән-берсе матур эшләрнең кайсын сайлап алырга белми аптырыйбыз. Узган ел 88 кешегә бүләк тапшырдык",-дип сүзгә кушыла инспектор Рамил Хаҗиев. Эшләр конкурс белән генә тәмамланмый анысы.
Ике айлык хезмәт десанты вакытында Җир-Анабыз купме чүп-чардан арына, яшелләнә, купшылана. Инде бу эшләрдә балаларыбыз гына түгел, өлкәннәребез дә актив катнашырлар дигән теләктә калабыз. Амин, шулай булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250