Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктор Петрович Пешков – Балтачта (фото)

Бүген Балтачка Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Виктор Петрович Пешков килде.

Алдан хәбәр иткәнчә, бүген районыбызга эшлекле сәфәр белән Виктор Петрович Пешков килде. Иң элек ул шәхси эшмәкәр Илдар Галиуллин ширкәтендә булып, биредәге эш торышы белән танышты. Соңрак район Советының утырышлар залында район башкарма комитетның бүлек җитәкчеләре белән очрашты. Депутат иң элек илдә барган вәзгыять белән кыскача гына таныштырып үтте. Ана капиталын бирү вакытының озайтылуы, мәктәпләрдә бер сменалы укуга күчү, сабыйларны балалар бакчаларына урнаштыру мәсьәләләренең уңай якка үзгәрүе халык файласына булуын, ә кайбер өлкәләр буенча авырлыклар белән очрашырга туры киләчәген ассызыклады.

- Татарстан башка төбәкләр белән чагыштырганда үсә, ныгый, халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе дә уңай якка үзгәрә. Кешеләр үз көчләре белән аякка басып, эш урыннары булдыра. Без моны бүген сезнең җирлектә эшләп, зур гына үрләр яулаган шәхси эшмәкәр Илдар Галиуллин үрнәгендә күрдек. Гади хезмәткәрдән башланган хезмәт юлы аны ничә кешене эш белән тәэмин итәрлек җитәкче вазыйфасына күтәргән. Татарстанда, шул исәптән сезнең җирлектә җитештерелүче икмәк хакында да әйтми китә алмыйм. Татарстанда гына ипине шулай тәмле итеп пешерәләр, - диде Виктор Пешков.

Очрашу ахырында депутат Балтач халкын кызыксындырган берничә сорауга җавап та бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250