Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Ришвәтчелеккә каршы көрәш максатчан булсын

Балтач район Советының кече утырышлар залында Балтач район башлыгы каршында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Совет, төзелгән эшче группа тарафыннан белем һәм тәрбия бирү учрежденияләрендә ашату-тукландыру мәсьәләренә ачыклык кертү уӊаеннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре турында мәсьәләне карады. Укыту-тәрбия бирү коллективларында булган тикшерүләр нәтиҗәләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Фәрит кызы чыгыш ясады.
Эшче группа бу мәсьәләне урыннарда булган документларга нигезләнеп, куелган тәлапләр кысаларында өйрәнүне һәм җитешсезлекләрне бергәләп ачыклап, аларны бетерү максатын күздә тотып өйрәнгән. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне һәм укучыларны ашату оештыруда иң килеп җитмәгән як - тотыла торган продукцияне алуда һәм аны тотуда дөрес итеп рәсмиләштереп бетермәү.
Бу мәсьәлә буенча район мәгариф идарәсе җитәкчесе Закиева Алия чыгыш ясады. Ул, моңарчы яшәп килгән җитешсезлекләрне бетерү буенча алып барыла торган эш турында сөйләде. Алына торган товар сертификатлары сыйфатка һәм төренә карап тәңгәл килергә тиеш. Ә менә бу иң төп мәсьәлә әле һаман хәл ителмәгән. Продукция һәм товарларны сатып алуда тендер кертү күп проблемаларны хәл итәр дип уйланылган иде. Тормыш моның күп очракта киресен күрсәтә. Куелган бяәләрнең сезонлы үзгәрмәве дә аңлашылмаучылык тудыра.
Балалар бакчаларына һәм мәктәпләренә продукция китерүне тендер откан ООО «Форсат»ны гына күп очракта гаепле итеп калдыру да дөрес түгелдер. Бары җитәкчеләр, һәр килеп чыккан аңлашылмаучылык буенча конкрет чаралар күрергә тиеш. Бу юнәлештә район мәгариф идарәсенең урыннардагы үз оешмаларына юридик ярдәме бик кирәк.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең чыгышында бу мәсьәләгә игътибар артырга тиеш, дип басым ясап әйтте. Балаларны тукландыру мәсьәләсе безнеӊ өчен иң әһәмиятлесе. Һәр җитәкче моның өчен Закон һәм әти-әниләр, җәмәгатьчелек каршында җавап бирә. Җитешсезлекләрне бетерү һәм бу юнәлештә тәртип салу көндәлек эш булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250