Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттагы утырышы узды

Районның террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттагы утырышында 5 мәсьәлә каралды.

Чит илләрдән районыбызга күченеп кайтучылар, бу өлкәгә караган проблемалар хакында Рамил Хафизов сөйләде. Агымдагы елда бездә 38 чит ил гражданины теркәлгән. Кайтучыларның иң күбе - Үзбәкстан кешеләре.
Террорчылык һәм экстремизмга каршы көрәш мәсьәләсе дә утырышта ачыктан-ачык сөйләшенде. Районның эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Равил Таҗетдинов республика районнарында булган күңелсез күренешләрне мисалга китереп, алдан аяк киенергә киңәш итте.
Авыл мәчетләрен укымышлы имамнар белән тәэмин итү, җыелган акча мәсьәләсен контрольләү хакында да сөйләшү булды. Прокурор Зөфәр Абитов:
- Дөрес аңларга кирәк, бу мәчетләргә күпме акча җыелганын тикшерү түгел. Бары максатчан кулланышын гына контрольләү, диде.
Утырышта шулай ук алда торган бәйрәмнәрне тыныч шартларда үткәрү турында да күрсәтмәләр бирелде.
Фото: http://news61.ru/society/8404.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250