Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев “Балтач” спорткомплексы белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев эшлекле сәфәрен дәвам итеп, «Балтач» спорткомплексында да булды.

Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиевны район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин район спорты тарихындагы вакыйгалар, ирешелгән уңышлар, күренекле спортчыларыбыз һәм киләчәккә булган план-максатлар белән таныштырып үтте. Республика программасына нигезләнеп төзелгән бу спорткомплексның райондашларыбызның яратып йөри торган урынына әверелүен ассызыклады. Спорткомплекста яшүсмерләр, яшьләр һәм өлкәнрәкләр өчен эшләп килүче милли көрәш, бокс, кекусинкай-каратэ, гимнастика, волейбол, баскетбол һәм башка төр секцияләрнең эшчәнлекләренә бәя бирде.

Биредә әлеге сәгатьләрдә Балтач гимназиясенең 5-8 сыйныф укучылары ГТО нормативлары тапшыру белән мәшгуль иде. Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев үзе дә спорт сөюче һәм сәламәт яшәү рәвешен хуплаучы шәхес буларак, укучыларның тырышып гимнастика ясауларын, пневматик коралдан атуларын, ераклыкка сикерүләрен яратып тамаша кылды. Әле алай гына да түгел, ул яшь җилкенчәк егетләрне уздырып, турникта тартылып та күрсәтте. Аның бу сәләтеннән һәркем канәгать калды.

Премьер-министр урынбасары районда спортка карата булган җитди карашның алга таба да кимемәвенә, киресенчә, тагын да ныгып, республикакүләмендә яңадан-яңа уңышлар китерәчәгенә ышанычын белдерде.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250