Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтач район Советы президиумы утырышы булды

25 майда Өченче чакырылыш Балтач район Советы президиумы утырышы булды. Утырышта сессиядә каралачак мөһим мәсьәләләр билгеләп үтелде, тәкъдимнәр кертелде.

Көн тәртибе буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Р.М. Ильясов, район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Ф.Ф. Ибениев, район башкарма комитеты җитәкчесе Р.И. Шакиров, район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары И.Ф. Гайнетдинов, "Балтач үзәге " Форпост" директоры Ф.Ш. Гыйлемҗанов, район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Р.Р. Мостафин чыгышлары тыңланды.

Өченче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы 7-нче утырышын 2016-нчы елның 27 маенда иртәнге сәгать 09.30да Балтач шәһәр тибындагы поселогында чакырырга. Район Советының 7-нче утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде:

1. Балтач муниципаль районының 2016-нчы елга кабул ителгән бюджетының 3 айлык үтәлеше турында.
2. Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданы исемен бирү турында.
3. Балтач муниципаль районы территориясендә милләтара һәм дини конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең торышы һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итү турында.

Утырышка район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары һәм бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, мәктәп директорлары, дин әһелләре чакырылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250