1 нче июнендә Балтач муниципаль район авыл җирлекләрендә үзара салым кертү буенча референдум узачак
709
0
0
Хөрмәтле райондашлар! 2014 нче елның 1 нче июнендә Балтач муниципаль район авыл җирлекләрендә үзара салым кертү буенча референдум узачак.
Элеге карар җирлекләрнең вәкиллекле органнары тарафыннан кабул ителде (карарлар белән Балтач муниципаль районының официаль сайтында таныша аласыз).
Авыл җирлекләрендә узган халык җыеннарында гражданнардан үзара салым (самообложение - проблемаларны хәл итү өчен халыктан елына бер тапкыр җыела торган акча) җыю турында күп кенә фикерләр әйтелде.
Тарихта 81 ел элек инде авыл халкының үзара салым кертү хакында регламент кабул итүе билгеле. Моңа аеруча колхозлашу чорында ихтыяҗ туа, чөнки җирле хуҗалыкны күтәрү һәм социаль-мәдәни төзелешләр алып бару өчен өстәмә ярдәм кирәк була. Бүгенге көндә үзара салым кертү 2003 елда кабул ителгән "Россия Федерациясендә җирле үзидарәләрне оештыру турындагы гомуми принциплар"га нигезләнеп башкарыла. Авыл җирлекләре нинди генә эшкә тотынмасын, бүген дә финанс кытлыгына килеп төртелә әле. Әлбәттә, самообложение җыю өчен халыкның ризалыгы кирәк. Шуның өчен дә авылларда референдум уздырылачак. Үзара салым республиканың күп кенә районнарында күптәннән кертелгән. Бу өлкәдә яңалык та бар. Агымдагы елда ул республика бюджетыннан да өстәмә финансланачак. Әлеге акчаны юлларны яхшырту, социаль объектларны төзекләндерү, зират яннарын тоту һәм башка шундый эшләр өчен тотып булачак.
Үзсалым кертү өчен халыкның ризалыгы мөһим. Шушы уңайдан районда 2014 нче елның 1 нче июнендә референдум узачак та инде. Референдум сайлауны хәтерләтә. Сайлауда кандидатлар өчен тавыш бирсәк, монда билгеләнгән күләмдәге акчаны бирүгә "риза" яисә "каршы" дип тавыш бирәчәкбез. Референдумда катнашучыларның 50%тан артыгы үзара салым җыюга ризалык бирсә генә, үзара салым җыелачак.
Фото: http://vybor.ua/projects/vseukraiskiy_i_mstny_referendum.html
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги:
250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
23 гыйнвар 2021 - 21:41Сак бул! Узган елның 20 декабрендә Татарстанда кыргый кабан дуңгызлары арасында Африка дуңгыз чумасының беренче чыганагы Алабуга районының «Түбән Кама» милли паркында ачыкланган булган.6500
-
23 гыйнвар 2021 - 20:11Гаиләбезгә килгән зур кайгы. 2020 елның 28 декабрендә көтмәгәндә гаиләбезгә бик зур кайгы килде.27501
-
23 гыйнвар 2021 - 18:41Батыр ул үстергән Исаевлар Иске Көшкәт үзенә килүче һәркемне Россия Герое авылы икәнлеген белән искәртеп каршы ала. Авылга килеп керүгә үк биредә Олег Исаев туып-үсүе турында хәбәр итүче элмә такта урнаштырылган.12300
-
23 гыйнвар 2021 - 12:18Балтачта район башлыгы призына көрәш ярышларында 20 команда катнаша
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар44500
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар133800
-
22 гыйнвар 2021 - 08:11Саба районында булган коточкыч авариянең корбаннары дүрткә җиткән Саба районында Ике басу Арташ авылы янында булган коточкыч юл-транспорт фаҗигасе 4 кешенең гомерен өзгән.101604
-
22 гыйнвар 2021 - 09:21«Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» медицина фестивале старт ала «Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» медицина фестиваленең яңа интерактив программасы мәктәп укучыларына, студентларга һәм аларның ата-аналарына кызыклы булачак.56502
-
22 гыйнвар 2021 - 14:46Айдар Хәйретдинов: “Эшләгән кеше лаеклы хезмәт хакы алырга тиеш” Утырышта Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, халык мәшгульлеге үзәге, салым хезмәте, статистика һәм башка хезмәтләр җитәкчеләре катнашты.50202
© 2011 - 2021. Хезмәт. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: BaltasiRed2005@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+