Хезмәт

Балтач муниципаль районы башлыгының карары нигезендә (№ 187, 24.10.2015 ел), муниципаль хезмәтнең югары һәм төп вазыйфаларын биләүгә резервка керү хокукы бирә торган конкурс игълан ителде.

Конкурс 2015 елның 20 ноябрендә сәг. 14.00 Балтач бистәсе, Ленин урамы, 42 йорт адресы буенча үткәреләчәк.

Муниципаль хезмәт вазыйфаларының исемлеге, дәгъва кылучы затларга карата тиешле квалификацион таләпләр, конкурс комиссиясенә тапшырыла торган кирәкле документлар исемлеге, конкурс турында тулы мәгълүмат белән Балтач муниципаль районының Интернет челтәрендәге baltasi.tatarstan.ru адресы буенча урнашкан рәсми сайтыннан танышырга була.

Реклама

Конкурста катнашу өчен документлар 2015 елның 18 ноябренә кадәр, конкурс комиссиясе секретаре тарафыннан (8 сәг. - 17 сәг.) түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Балтач бистәсе, Ленин урамы, 42 йорт, 307 бүлмә. Тулырак мәгълүмат алу өчен телефон: 2-54-84.

Фото: http://rlun.pnzreg.ru/files/lunino_pnzreg_ru/sport/13-02%282%29.jpg

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: