Хезмәт

Балтач районында һәр тармакта эш нәтиҗәле булырга тиеш.

-«Авыл хуҗалыгы өлкәсендә сөтчелек тармагына игътибар кимеде. Печән әзерлибез дигән булып, сөт белән шөгельләнүне ташладык.

Моныӊ кадәр сөт киметүнеӊ ниндидер зур сәбапләрен күрмим. 13 көн эчендә 10 тонна сөт сатуны киметтек. Сөт арта торган вакыт түгел, әмма булган үрләрне без саклап калырга тиешбез».
Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин нәкъ менә шушы сүзләр белән дүшәмбе көнне уза торган эшлекле сөйләшүне башлап җибәрде. Район буенча тиешле сенажның яртысы гына әзерләнгәне борчу тудыра. Күмәк хүҗалыкларда борчакны тиз арада чабып, салуга әзерләргә кирәк.
Көзге чәчүгә районда яңадан 11 мең га җир әзерләнергә тиеш. Басу бушамыйча көзге чәчүгә җир әзерләп булмаганлыгын һәркем белә. Комбайннар парадын үткәрү дә ныклы игътибар сорый. Бүгенге көӊдә күмәк хуҗалыкларда 101 комбайн бар. «Сорнай», «Игенче» хуҗалыклары сонгы вакытта берәр комбайннар алдылар. Шулай ук амбар алларын әзерләү буенча да эшкә ныклап тотынырга вакыт.
Төзелеш комплексындагы проблемалар да вакытында хәл ителүне сорый. Документация эшләрен төгәл итеп, вакытында башкарырга кирәклеген район башлыгы аерым басым ясап әйтте. Бу очракта авыл җирлеге башлыклары да кызыксынырга тиеш. Җитәкчеләргә отпускларны җәй көнне бирү практикасын бетерергә кирәклеге турында да кискен фикер яӊгырады.
Балтач бистәсендәге ял паркы буенча эш башланды, әмма акрын баруы күрсәтелде. Коймалар алынды, электр челтәрләрен сүтү тәмамланды. Куелган срокта үтәү бурычы куелды, бу үтәлергә тиеш.
Районда бүгенге кнгә өстәмә 23млн. 500 меӊ сумлык налоглар артык җыелган. Алда җыелган бирәчәкләрне каплау буенча эш даими барырга тиеш. Шунсыз бюджета куелган финанс расходларын тәэмин итә алмаячакбыз дип ассызыкланды.
Пенсия фонды буенча әлегә май аена акчаларын күчермәгән оешмалар бар икән әле.
Мәктәп яны спорт мәйданнарын карап чыгу кирәк. Кышка әзерлек буенча эш барса да, аны тизләтү сорала. Социаль объектларда төзекләндерү, яшелләндерү, чәчәкләр утырту буенча эш аксый, мәсәлән, Алан авылы мәдәният йорты территориясе начар хәлдә. Ә мондый обектлар бихисап.
Пожарга каршы чараларны үткәрү буенча да финанс чыгымнары бер дә тотмыйча булмый. Мәктәп автобусларын 1 сентябрьдән рейска әзерләү бурычы барлык катгыйлыгы белән куелды.
Меӊ төрле мәшәкатьләре булган район тормышына кагылышлы башка мәсьәләләр дә бу утырышта чишелеш тапты.
Фото: http://www.kadastr-23.ru/ru/press-centr/news/2014/06/23/soveshanie/

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: