Хезмәт

Балтачта “Бердәм Россия” партиясенең депутатлыкка кандидатлары белән очрашу булды (фото)

18 сентябрьдә җиденче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз. Сайлауларда катнашу өчен һәр сәяси партия үзенең иң лаеклы әгъзаларын барлаячак. Ә "Бердәм Россия" партиясендә депутатлыкка кандидатлар алдан тавыш бирү юлы белән сайлана, ягъни праймеризлар үткәрелә. Быел ул Россия күләмендә 22 майда үтәчәк.

Татарстанда праймериз 6 сайлау округы буенча 560 участокта узачак. Сайлаучылар үз тавышларын берничә кандидатка бирү мөмкинлегенә ия. Алдан тавыш бирүгә хәзерлек кысаларында 8 апрель көнне район мәдәният үзәгендә кандидатлар белән очрашу үткәрелде. Очрашуны алдан тавыш бирүнең Татарстан төбәк оештыру комитеты әгъзасы Геннадий Глушков алып барды.

Иң элек район башлыгы Рамил Нотфуллин чыгыш ясап, районыбыз җирлегендә башкарылган төзелеш эшләре һәм дәүләт программалары үтәлеше белән таныштырып үтте. Киләчәктә "Бердәм Россия" партиясе белән берлектә башкарылачак проектларга тукталды. Тормыш шартларын яхшыртуга, халык мәнфәгатьләрен кайгыртуга багышланган эшчәнлекләрнең максатчан үтәлеп килүләренә басым ясады.

Сүз кандидатларга бирелде. Кандидатларның берсе - Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин, икенчесе - Раил Рафаэль улы Шәмсетдинов Казан энергетика көллиятендә информатика фәне укытучысы.

Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин язучы һәм публицист, тарихчы һәм эзләнүләр алып баручы буларак танылган шәхес. Аның хезмәтләре Болгар тарихын, милләтебезнең мәдәни мирасларын өйрәнүгә нигезләнгән.

- Кадерле якташларым! - дип башлап җибәрде үз чыгышын. - Биредә мин «Сосна» хуҗалыгы рәисе булып эшләдем. Хезмәт сөючәнлеге белән бәхетле, эше белән матур булган халык яши биредә, - диде район халкына хөрмәтен белдереп.

Фатыйх Сибагатуллинның эшчәнлеге, Дәүләт Думасының табигый ресурслар, алардан файдалану һәм экология комитеты әгъзасы буларак, табигый чималны эзләү, чыгару, эш процессында экологияне саклау мәсьәләләре буенча законнар эшләү белән бәйле. Парламентарий тәкъдиме белән ресурсларны саксыз куллану проблемасы хәл ителде: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең нефть компанияләреннән нефть белән бергә табылучы газның 95 процентын утильләштерүне, аны чыгарган урында факелларда яндыруны чикләүне таләп иткән карар кабул ителде.

- Бер Норлат районында гына да 9 факел яна иде. Бу бит экологиягә күпме зыян сала. Табигатькә автомобильләр дә зур зарар китерә, бензин ягудан атмосферага зур күләмдә калдыклар бүленеп чыга. Минем өченче тапкыр Дәүләт Думасына депутат итеп сайланырга теләвемнең дә сәбәбе шунда - башланган хезмәтне дәвам итәргә кирәк. Моңа кадәр күп эшләнде, әмма киләчәккә планлаштырылганы тагын да күбрәк. Ә икенче борчыган мәсьәлә авыл хуҗалыгы районы буларак сезгә дә кагыла. Авыл хуҗалыгы продукциясенең җитештерүчәнлеген арттыру төп максат булырга тиеш. Авыл җирендә хуҗалык сыерны бер бетерсә, кабат алмый инде ул аны. Карыйсы, асрыйсы бар бит. Ә ярдәм буларак бер сыер башына бер тонна бушлай ашлык биргәндә, ул тагын бер сыер сатып алачак. Шул рәвешле мөгезле эре терлек саны да, сөт җитештерү күләме дә артачак. Әлеге мәсьәләләрне Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә хәл итү кирәк, - дип белдерде Фатыйх Сибагатуллин.

Зал тулы тамашачы Фатыйх Сәүбәнович фикерләрен хуплап, теләктәшлек белдерделәр. Балтач урта мәктәбе директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева депутатка сорау белән мөрәҗәгать итте:
- Мәктәбебездә спорт белән шөгыльләнергә теләүче балалар күп, бигрәк тә хоккей һәм футбол уйнарга яраталар. Тәҗрибәле тренерыбыз да бар, ләкин заманча хоккей мәйданчыгы юк, - дип белдерде. Фатыйх Сибагатуллиннан ярдәм итә алмассызмы икән дип сорады. Ә депутат үз чиратында: «18 сентябрьдән соң, сайлаулар узгач ышандырып әйтә торган булам инде. Әлегә соравыгызны тиешле органнарга җиткерермен. Балтач мәктәбе минем өчен бик якын. Мәктәп директоры булган Фәрзи абый Гыймадиевны әле дә сагынып искә алам…», дип өмет уятты.
Икенче кандидат - 31 яшьлек Раил Шәмсетдинов Казан энергетика көллиятендә информатика фәне укыта. Тормышны күзаллавы, активлыгы, кыюлыгы белән сокландырды: җәмәгать эшләренә атлыгып торган яшь егет-кызларны еш очратмыйсың бит. Ул үз чыгышында яшьләргә әхлак-патриотик тәрбия бирү мәсьәләләренә тукталды.

- Спортка игътибар елдан-ел арта бара. Әмма коры күрсәткечләргә ирешү әле ул кешенең югары әхлакый сыйфатларга ия булуы турында сөйләми. Безгә аларның икесен бергә бәйләп алып барырга, ә моның өчен башта камил эшләнгән программа булдырырга кирәк. Депутат итеп сайланган очракта мин игътибарны шуңа юнәлтәчәкмен, - диде ул.

Укытучы буларак аны укыту процессында тикшерүләрнең, хисап тоту һәм кәгазь эшләренең күп булуы борчый.

Очрашуда күтәрелгән мәсьәләләр районыбызны да читләтеп узмый. Безнең бурыч - аларны хәл итү өчен Дәүләт Думасына лаеклы, халык мәнфәгатьләрен күз уңында тотып эшләргә әзер булган депутатлар сайлау.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: