Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтачта җирлек башлыклары укуга җыелды (+фоторепортаж)

Район җирлегендәге 18 авыл җирлеге башлыгы һәм аларның урынбасарлары, баш бухгалтерлары белән бүген - 30 март көнне район Советының утырышлар залына укуларга җыелды.

РФдә гамәлдә булган законнарга үзгәрешләр кертелү уңаеннан, җир һәм мөлкәт мәсьәләләре, төзелеш эшләре белән бәйле рәсми документлар эшләү тәртибен өйрәнү, төзелеш алып бару өчен шәхси хуҗалыкларга җир участогы бүлеп бирү кебек берсеннән-берсе катлаулы мәсьәләләр күтәрелде.
Районның җир һәм мөлкәт палатасы рәисе Зифа Зарипова, юридик бүлек җитәкчесе Раил Мостафин, район төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев, контроль исәп-хисап палатасы рәисә Равил Кәримов, җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге мөдире Розалия Хәйруллина чыгышларына карата залдан күп санлы сораулар яңгырады. Җирлек башлыклары үзләрен борчыган сорауларга җаваплар таптылар, тәкъдимнәр керттеләр.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250