Хезмәт

Бүген Рөстәм Миңнехановның зур матбугат конференциясен онлайн карап була

Татарстан Президентының журналистлар белән очрашуын республика матбугат чаралары онлайн күрсәтәчәк.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген зур матбугат конференциясе уздыра. Чара 11 сәгатьтә башлана. Аны беренче тапкыр онлайн карап булачак.

Республика һәм федераль матбугат чаралары вәкилләре белән очрашу ТР Милли китапханәсендә була. Биредә Президент узган елга йомгаклар ясый, киләсе елга планнар белән уртаклаша, узып баручы елдагы вакыйгаларга бәя бирә.

Матбугат чарасы трансляциясе республика матбугат чаралары сайтларында, шулай ук «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында була. Карау өчен сылтама Татарстанның социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәләрендә дә урнаштырылачак.

 

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: