Хезмәт

Муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына 3 нче чакырылыш депутатлар сайлаулары көне билгеләнде

"Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукына төп гарантияләр турында"гы Федераль Законның 10 маддәсенең 3,7 бүлеге һәм Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 6 нчы маддәсенең 2 нче өлеше һәм 105 нче маддәсенең 1 нче өлешләренә нигезләнеп агымдагы елның 15 июнь көнне кабул иткән Балтач муниципаль районының

- Балтач шәһәр җирлеге Советының 44 номерлы;

- Бөрбаш авыл җирлеге Советының 139 номерлы;

- Борнак авыл җирлеге Советының 140 номерлы;

- Югары Субаш авыл җирлеге Советының 158 номерлы;

- Карадуган авыл җирлеге Советының 138 номерлы;

- Куныр авыл җирлеге Советының 146 номерлы;

- Кече Лызи авыл җирлеге Советының 183 номерлы;

- Норма авыл җирлеге Советының 153 номерлы;

- Нөнәгәр авыл җирлеге Советының 148 номерлы;

- Пыжмара авыл җирлеге Советының 143 номерлы;

- Салавыч авыл җирлеге Советының 146 номерлы;

- Смәел авыл җирлеге Советының 153 номерлы;

- Сасна авыл җирлеге Советының 130 номерлы;

- Урта Көшкәт авыл җирлеге Советының 148 номерлы;

Реклама

- Чепья авыл җирлеге Советының 159 номерлы;

- Шеңшеңәр авыл җирлеге Советының 139 номерлы;

- Шубан авыл җирлеге Советының 140 номерлы;

- Яңгул авыл җирлеге Советының 132 номерлы

карарлары нигезендә, югарыдагы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына 3 нче чакырылыш депутатлар сайлаулары көне 2015 елның 13 сентябренә билгеләнде.

Татарстан Республикасы Балтач район Советы

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: