Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Референдум көне билгеле булды

Референдумда җирлектә яшәүче 18 яше тулган һәм тавыш бирү хокукына ия булган һәр граждан катнаша ала

Игътибар! Хөрмәтле райондашлар!

2018 елның 25 сентябрендә Балтач муниципаль районы җирлекләренең вәкиллекле органнары тарафыннан үзара салым кертү һәм куллану буенча референдум үткәрү турында түбәндәге номерлы карарлар кабул ителде: Балтач шәһәр җирлеге – 85, Борбаш авыл җирлеге – 95, Борнак авыл җирлеге – 88, Югары Субаш авыл җирлеге – 86, Карадуган авыл җирлеге – 84, Куныр авыл җирлеге – 87, Кече Лызи авыл җирлеге – 180, Норма авыл җирлеге – 102, Нөнәгәр авыл җирлеге – 90, Пыжмара авыл җирлеге – 85, Салавыч авыл җирлеге – 83, Смәил авыл җирлеге – 82, Сасна авыл җирлеге – 81, Урта Көшкәт авыл жирлеге – 85, Чепья авыл җирлеге – 125, Шеңшеңәр авыл җирлеге – 86, Шубан авыл җирлеге – 78, Яңгул авыл җирлеге – 78. Әлеге карарлар нигезендә Балтач муниципаль районы җирлекләрендә үзара салым кертү буенча референдум уздыру 2018 елның 18 ноябренә билгеләнде.

Референдумга җирлектә яшәүче 18 яше тулган һәм тавыш бирү хокукына ия булган һәр гражданга 2019 елда Кече Лызи авыл җирлегендә – 300 сум, Урта Көшкәт, Шубан авыл җирлекләрендә – 400 сум, Карадуган, Смәил, Шеңшеңәр авыл җирлекләрендә – 450 сум, Балтач шәһәр җирлеге, Борбаш, Югары Субаш, Нөнәгәр, Пыжмара, Салавыч, Чепья авыл җирлекләрендә – 500 сум, Норма авыл җирлегендә – 550 сум, Куныр һәм Сасна авыл җирлекләрендә – 600 сум, Борнак һәм Яңгул авыл җирлекләрендә – 700 сум күләмендә үзара салым кертелү һәм җыелган акчаларны урындагы мәсьәләләрне хәл итү өчен тотуга ризалык бирү турында сораулар кертелгән.

«Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукына төп гарантияләр турындагы» Федераль закон буенча референдум Балтач районы башкарма комитетының 2013нче елның 19 гыйнварында кабул ителгән 6 нчы номерлы карары нигезендә төзелгән (соңгы үзгәрешләр 23.11.2017 кертелгән) 33 участокта узачак (алар турында мәгълүмат район “Хезмәт” газетасының 2018 елның 26 гыйнвар һәм 13 апрель саннарында бар).

Җирлекләрнең кабул ителгән карарлары һәм референдум участокларының исемлекләре, чикләре турындагы тулырак мәгълүмат белән Балтач муниципаль районының baltasi.tatarstan.ru адресы буенча рәсми сайтында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: референдум