Нәсел чылбыры дәвам итә
Шаулап та карады инде, Балтач заманында үз көрәшчеләре белән. Яшерен-батырын түгел, районыбызда көрәшче династиясе булмаган авыл бармак белән генә санарлык калды дисәм дә, бер дә ялгыш булмас. Әле кайбер авылларыбызда бер-берсенә көндәш булган берничә шундый нәселләр барлыкка килде. Яңгулда бертуган Әхмәдиевлар, бертуган Рәфыйковлар, Бөрбаштан бертуган Шакировлар, Чепьядан Зариповлар, Арбордан Хәйретдиновлар…