Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

1 нче июнендә Балтач муниципаль район авыл җирлекләрендә үзара салым кертү буенча референдум узачак

Хөрмәтле райондашлар! 2014 нче елның 1 нче июнендә Балтач муниципаль район авыл җирлекләрендә үзара салым кертү буенча референдум узачак.

Элеге карар җирлекләрнең вәкиллекле органнары тарафыннан кабул ителде (карарлар белән Балтач муниципаль районының официаль сайтында таныша аласыз).
Авыл җирлекләрендә узган халык җыеннарында гражданнардан үзара салым (самообложение - проблемаларны хәл итү өчен халыктан елына бер тапкыр җыела торган акча) җыю турында күп кенә фикерләр әйтелде.
Тарихта 81 ел элек инде авыл халкының үзара салым кертү хакында регламент кабул итүе билгеле. Моңа аеруча колхозлашу чорында ихтыяҗ туа, чөнки җирле хуҗалыкны күтәрү һәм социаль-мәдәни төзелешләр алып бару өчен өстәмә ярдәм кирәк була. Бүгенге көндә үзара салым кертү 2003 елда кабул ителгән "Россия Федерациясендә җирле үзидарәләрне оештыру турындагы гомуми принциплар"га нигезләнеп башкарыла. Авыл җирлекләре нинди генә эшкә тотынмасын, бүген дә финанс кытлыгына килеп төртелә әле. Әлбәттә, самообложение җыю өчен халыкның ризалыгы кирәк. Шуның өчен дә авылларда референдум уздырылачак. Үзара салым республиканың күп кенә районнарында күптәннән кертелгән. Бу өлкәдә яңалык та бар. Агымдагы елда ул республика бюджетыннан да өстәмә финансланачак. Әлеге акчаны юлларны яхшырту, социаль объектларны төзекләндерү, зират яннарын тоту һәм башка шундый эшләр өчен тотып булачак.
Үзсалым кертү өчен халыкның ризалыгы мөһим. Шушы уңайдан районда 2014 нче елның 1 нче июнендә референдум узачак та инде. Референдум сайлауны хәтерләтә. Сайлауда кандидатлар өчен тавыш бирсәк, монда билгеләнгән күләмдәге акчаны бирүгә "риза" яисә "каршы" дип тавыш бирәчәкбез. Референдумда катнашучыларның 50%тан артыгы үзара салым җыюга ризалык бирсә генә, үзара салым җыелачак.
Фото: http://vybor.ua/projects/vseukraiskiy_i_mstny_referendum.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250