Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

10 мартта Балтач эшмәкәрләре белән танышырга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан вәкилләр килә

Татарстан республикасында 9-11 март көннәрендә авыл җирлекләрендә тормыш алып баручы авыл эшмәкәрләренең эшчәнлекләре белән танышу максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре киләчәк. Башкарма комитет җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, авыл җирлегендә эшмәкәрлекне үстерү, аның яңа формаларын кертү гражданнар җәмгыятен ныгытуда һәм Россия төбәкләрендәге татарларның милли-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүдә ярдәм итә. Чара шушы максатларны күздә...

Татарстан республикасында 9-11 март көннәрендә авыл җирлекләрендә тормыш алып баручы авыл эшмәкәрләренең эшчәнлекләре белән танышу максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре киләчәк.
Башкарма комитет җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, авыл җирлегендә эшмәкәрлекне үстерү, аның яңа формаларын кертү гражданнар җәмгыятен ныгытуда һәм Россия төбәкләрендәге татарларның милли-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүдә ярдәм итә. Чара шушы максатларны күздә тотып оештырылып килә. Алар татарлар төпләнеп яшәгән урыннарның социаль-мәдәни үсешендә эшмәкәрлек ролен ныгыту ниятеннән эшлекле сәфәрләр белән чыга. Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы татар авылларын саклау һәм үстеруне үзләренең мөһим бурычлары дип саный. Алар төрле төбәктә яшәүче авыл эшкуарлары белән даими элемтәдә тора.
Бу уңайдан, районыбыз җирлегендә эшлекле сәфәр 10 мартка планлаштырыла һәм 350гә якын делегат килү көтелә.
Килгән кунакларны Балтач белән таныштыру максатыннан, район үзәгендәге һәм авыл җирлекләрендә үз бизнесларын булдырган, товар һәм продукция җитештерү буенча яхшы күрсәткечләргә ирешкән, уңышлы гына эшләп килүче эшмәкәрләрнең эш урыннарына экскурсияләр оештырылачак. Авыл хуҗалыгы районы буларак, билгеле инде КФХ тармагы да читтә калмый.
Район мәдәният үзәгендә район сулышын, аның тарихын чагылдырган күргәзмә-ярминкә оештырылачак. Мөхтәрәм кунакларга күп милләтле, җыр-моңга гашыйк райондашларыбыз һәм үзешчән сәнгать коллективлары катнашында әзерләнгән концерт-тамаша тәкъдим ителәчәк.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев