Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

2015 елда Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданы исеменә лаек булучылар билгеле булды.

Район Советыныӊ 36 нчы утырышында депутатларга районныӊ Мактаулы гражданы исеменә лаек булучыларны карау Һәм тәкъдим итү комиссиясенеӊ карары җиткерелде.

Комиссия рәисе, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров билгеләп үткәнчә, комиссия үзенеӊ утырышында югары исемгә дәгъва кылучы 32 райондашыбызныӊ район өчен куйган хезмәтләрен караган, шулардан иӊ-иӊнәре сайлап алынган. Менә алар 2015 елда Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданы исеменә лаек булучылар: ФӘРГАТЬ ГАРӘФИ улы ГАЯЗОВ - Тимирязев исемендәге күмәк хуҗалык механизаторы, ҖӘЛИЛ ВАСЫЙЛ улы ФАЗЛЫЕВ - Татарстан Республикасы Баш казые, Балтач район мөхтәсибе, Бөрбаш авылы имамы. Район Советы утырышы комиссиянеӊ әлеге карарын бертавыштан раслады.

ГАЯЗОВ ФӘРГАТЬ ГАРАФИЕВИЧ, 1959 елның 5 гыйнваренда Чапшар авылында туган.
Чапшар авылыннан даны республикабыздан еракларда билгеле булган Гаязовлар гаиләсенең олы улы. Армия сафларында хезмәт иткәннән соӊ аныӊ барлык тормышы Тимирязев исемендәге күмәк хуҗалык белән бәйле. Ул тракторчы, комбайнчы, киӊ профильле машинист - һәр эштә уңган, алтын куллы оста. 1984 елда өченче дәрәҗә «Хезмәт Даны» ордены, 2014 елда Татарстан Республикасыныӊ "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде. 1995 елда аӊа «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мәртәбәле исем бирелде.

Фәргать Гаязов, аның гаиләсе - үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылар. Оста биюе, музыка коралларында уйнавы белән берничә мәртәбә район һәм республика конкурсларының һәм фестивальләренең лауреаты исемен яулады. Тырыш, бик күпләргә үрнәк булырлык күркәм гаилә башлыгы.

ФАЗЛЫЕВ ҖӘЛИЛ ВАСЫЙЛОВИЧ, 1956 елныӊ 24 сентябрендә Бөрбаш авылында туган. Казан авыл хуҗалыгы институтын кызыл дипломга тәмамлый. 1981-1988 елларда район авыл хуҗалыгы идарәсендә, аннан "Бөрбаш" хуҗалыгында баш икътисадчы булып эшләгән елларында ук үзен югары хәзерлекле, сәләтле белгеч, оста оештыручы итеп күрсәтә, районның иң яхшы икътисадчысы, Республикабызныӊ «Атказанган икътисадчысы» исеменә лаек була.

Районыбызда гына түгел, бөтен республикабыз күләмендә ислам тәгълимәтен, дини хәрәкәтне торгызучыларның һәм башлап йөрүчеләрнеӊ берсе буларак Җәлил хәзрәт исеме һәркемгә таныш. Аның инициативасы һәм җитәкчелеге белән районыбыз авылларында күп мәчетләр төзелде.

Шулай ук Җәлил хәзрәт башлангычы һәм тырышлыгы белән районыбыз мәктәпләрендә дистә елдан артык «Әхлак дәресләре» укыту алып барыла. Хәзрәтнең бик күп санда бастырылып чыккан ислам нигезләре һәм балалар тәрбияләү буенча дәреслекләре, әхлак тәрбиясе турындагы китаплары бүгенге көндә республикабызныӊ һәр татар гаиләсендә тормышка кулланма буларак хезмәт итә.
2006 елдан Республикабызда Баш казый вазыйфасын башкара. Бик күп районнарда, чит төбәкләрдә, чит илләрдә була. Аның тәрбияви, әһәмиятле бик үтемле вәгазьләрен һәркем олы хөрмәт һәм инану белән тыңлый.

Җәлил хәзрәт Фазлыев тирән гыйлеме, инандыру сәләте, тынгысыз эшчәнлеге белән Республикабызда гына түгел, Россия ислам җәмәгатьчелегендә абруйлы шәхесләрнең берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250