Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

24 март көнне, Балтач район Советының кече утырышлар залында район башлыгы Р.Р. Нотфуллин катнашында традицион киңәшмә уткәрелде

Киңәшмәдә район Советы һәм район башкарма комитеты житәкчесе урынбасарлары, бүлек мөдирләре катнашты. Беренче мәсьәлә - авыл хужалыгы өлкәсендә алып барыла торган эшнеӊ нәтиҗәлелеге буенча сүз соӊрак булыр.

Бу юнәлеш сишәмбе көнне «Кама» хуҗалыгында узачак киӊәшмәнеӊ төп көн тәртибе - язгы чәчүгә әзерлек булачак. Әле ул җыелышка кадәр, бүген бу хуҗалык базасында республика семинары уздырыла.
Төзелеш эшләрендә дә җитезрәк эш итү кирәк. Бүгенге көндә төп мәсьәлә - төзелеш материалларын вакытында, юл өзеклеге булганчы ташытып калдыру. Таузар авылында төзелә торган үзәкнеӊ эшен кызулату һәм МФЦ зданиеләрендә эш график нигезендә барырга тиешлеге күрсәтелде. Төзелә торган 120 урынлы балалар бакчасыныӊ эше тиз һәм сыйфатлы башкарылырга тиеш. «Уңайлы мөхит» программасына кергән объектларда эшләрне тиз көнннәрдә башларга кирәк.
Медицина һәм ветеринария пунктларыныӊ төзелеше көндәлек күз уӊында булуы мөһим.
23-24 март көннәрендә Теләче районнында узачак «Созвездие» «Йолдызлык» фестивале зур мәртәбәле чара икәне билгеләп үтелде, мәдәният һәм яшьләр, спорт бүлеге бу эштә үзләрен уӊай яктан күрсәтергә тиешлеге әйтелде.
25 март көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миниханов катнашындагы Республикада Мәдәният елын ачу тантанасында катнашуга тукталып кителде.
Налоглар җыю - ул безнеӊ балалар бакчаларында, мәктәпләрдә укучыларны тукландыру, бюджет хезмәткәрләребезгә бирелә торган хезмәт хакын туплау икәнен истән чыгармаска һәм конкрет чаралар күрелергә тиешлеге әйтелде. Бу өлкәдә бүген һәм киләчәктә һәр нәрсәгә сак караш, экономия режимын булдыруны беренчел максат итеп алырга кирәклеге күрсәтелде.
Мәгариф бүлеге мәктәп һәм балалар бакчаларында бара торган өйрәнүләр, чыгарылыш классларыныӊ БДИ тапшыру мәсьәләләренә ачыклык кертелде.
Каралган мәсьәләләр буенча конкрет карарлар кабул ителде.
Фото:http://vk.com/upravlenie_zhuznju

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250