Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Алдан тавыш бирүне Балтач район Советы бинасында башкарырга мөмкин

2нче сентябрь көнне ТР Президентын һәм муниципаль хакимият органнары депутатларын алдан сайлау башланды.

Ялга, командировкага китүчеләр, уку, эшләү яки башка сәбәпләр аркасында бердәм сайлау көнне тавыш бирергә бара алмаучылар территориаль сайлау участокларына 8 сентябрьгә кадәр барып, алдан сайлау хокукына ия. 9-12 сентябрь көннәрендә исә мондый мөмкинлек участок сайлау комиссияләрендә булдырылачак.

Участок сайлау комиссияләре инде бүгеннән үк эшли башлаган. Алар сайлаучыларның исемлекләрен тәгаенләү белән мәшгуль. ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сүзләренчә, бу бик мөһим процесс. Сайлаучыларның һәркайсына чакыру җибәреләчәк һәм участок сайлау комиссияләренә килеп, үзләре хакында мәгълүматның дөрес булуын тикшерү соралачак.

Баклтач территориаль сайлау комиссиясе рәисе Равил Каримов хәбәр иткәнчә, алдан тавыш бирү өчен моның сәбәбен күрсәтеп, бары гариза язу гына кирәк. Гариза комиссия трафыннан тәүлек эчендә карала, моның өчен башка документлар таләп ителми. Балтач район Советыныӊ 3нче этажында, утырышлар залында алдан тавыш бирү бүлмәсе эшли.

Сайлаучылар 16.00дән 20.00 гә кадәр, ял көннәрендә исә 8.00 дән 16.00 гә кадәр алдан тавыш бирә алачак.

13 сентябрьдә, ягъни бердәм сайлау көнне сайлау участоклары 7.00 дән 20.00 гә кадәр эшләячәк.
Фото: http://kartalinka.ru/content/segodnya-2-avgusta-nachinaetsya-dosrochnoe-golosovaniei5806

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250