Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан ителде

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс Балтач район Советының «Балтач муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс уздыру турында»гы 4 номерлы (19.09.2015 ел) карары белән агымдагы елның 17 октябрендә 10.00 сәгатькә билгеләнде.

Конкурсны үткәрү урыны: Балтач ш.т.б., Ленин урамы, 42 йорт, 3 этаж, кече утырышлар залы. Документлар 2015 елның 26 сентябреннән 15 октябрьне кертеп эш көннәрендә сәг. 08.00- 17.00 түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Балтач ш.т.б., Ленин урамы, 42 йорт, 3 этаж, 308 кабинет, белешмәләр өчен тел.2-51-37.

Балтач, Норма һәм Чепья җирлекләрендә башкарма комитет җитәкчесенә конкурслар 16 октябрьдә үткәреләчәк.

Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе, Балтач, Норма, Чепья җирлекләренең башкарма комитет җитәкчеләре вазыйфаларына кандидатларга карата квалификация таләпләре, конкурс комиссиясенә тапшырырга кирәкле документлар исемлеге, контракт формасы белән Балтач муниципаль районының baltasi.tatarstan.ru адресы буенча рәсми сайтында "Кадровая политика" бүлегендә танышырга мөмкин.

Фото: http://sud.ua/news/2015/01/14/72215-pravitelstvo-vvodit-pyblichnij-konkyrs-na-dolzhnosti-rykovoditelej-krypnejshikh-gosydarstvennikh-kompanij

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250