Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтач муниципаль районы җирлекләренең вәкиллекле органнары тарафыннан үзара салым кертү һәм куллану чарасы турында карарлар кабул ителде

2014 елның 15 апрелендә Балтач муниципаль районы җирлекләренең вәкиллекле органнары тарафыннан үзара салым кертү һәм куллану чарасы турында түбәндәге номерлы карарлар кабул ителде:

Балтач шәһәр җирлеге - 23,
Бөрбаш авыл җирлеге - 102,
Борнак авыл җирлеге - 104,
Югары Субаш авыл җирлеге - 100,
Карадуган авыл җирлеге - 103,
Куныр авыл җирлеге - 109,
Кече Лызи авыл җирлеге - 114,
Норма авыл җирлеге - 114,
Нөнәгәр авыл җирлеге - 114,
Пыжмара авыл җирлеге - 102,
Салавыч авыл җирлеге - 106,
Смәел авыл җирлеге - 108,
Сасна авыл җирлеге - 88,
Урта Көшкәт авыл жирлеге - 110,
Шеңшеңәр авыл җирлеге - 103,
Шубан авыл җирлеге - 103,
Чепья авыл җирлеге - 112,
Яңгул авыл җирлеге - 93.
Әлеге карарлар нигезендә 2014 нче елның 1 нче июнендә Балтач муниципаль районы җирлекләрендә үзара салым кертү буенча референдум уздыру билгеләнде. Референдумга җирлекнең мәсьәләләрен чишәр өчен 18 яше тулган, сайларга хокукы булган һәр гражданнан 200 сум күләмендә үзара салым җыю соравы куелды. Референдум «Россия Федерациясе гражданнарынын сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукына төп гарантияләр турындагы» Федераль закон нигезендә Балтач район башкарма комитетының 2013 нче елның 19 гыйнварында кабул ителгән 6 нчы номерлы карары белән төзелгән 33 сайлау участокларында үткәрелә. Әлеге сайлау участоклары турындагы мәгълүматләр район "Хезмәт" газетасының 2013нче ел 23 гыйнварында басылып чыкты.
Җирлекләрнең кабул ителгән карарлары һәм референдум участоклары исемлекләре, аларның чикләре турында тулырак мәгълүмат белән Балтач муниципаль районының baltasi.tatarstan.ru рәсми сайтында таныша аласыз.
Фото: http://fedpress.ru/news/elections/elections_parties/sakhalinskii-oblastnoi-izbirkom-podvel-itogi-vyborov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250