Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтач муниципаль районының террорга каршы комиссия утырышы булды (+фото)

27 февральдә район Советының утырышлар залында район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә Балтач муниципаль районының террорга каршы комиссия утырышы булды.

Комиссия утырышында комиссия әгъзаләре; Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Балтач муниципаль районында вәкиле Илнар Гомәрович Хөснетдинов; район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасарлары, бүлек мөдирләре; авыл җирлеге башлыклары; яшьләр оешмасы җитәкчеләре; районның «Кайтаваз» радиосы һәм «Хезмәт» район газетасыннан журналистлар катнашты.

1.Район территориясендә Россия Федерациясе Президенты сайлауларына әзерлек һәм сайлауларны уздыру чорында террорчылык, экстремистик күренешләр булдырмау ягыннан профилактик-кисәтү чаралары турында Балтач район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе И.К.Усманов чыгыш ясады.

Алда торган бәйрәм чараларында хокук һәм җәмәгать тәртибен саклау органы хезмәткәрләренең көчәйтелгән режимда эшләячәген белдерде. Бәйрәм чараларына, халык күпләп җыела торган бина һәм җәмәгать урыннарында кешене металл эзләгеч махсус җайланма белән тикшереп кертү турында игълан итте. Әгәр дә шикле кешеләргә яки күренешләргә тап булганда сәбәбен ачыклау оештырылачак дип искәртте. Шулай ук Илдар Усманов районда оештырылган Россия Президентын сайлауларга әзерлек эшләренә бәя бирде. Сайлау участокларында дежур тору графигы булдырылуын искәртте.

2. Икенче көн тәртибе буенча “Райондагы яшьләр даирәсендә деструктив (тискәре) юнәлештәге затлар белән профилактика эшен камилләштерү чаралары” турында район башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин чыгыш ясады.

Рөстәм Рафисович яшьләр сәясәте, тәрбияви массакүләм чаралар, төрле очрашу һәм спорт чараларына тукталып, районда 45% халыкның даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүен бәяләп үтте.

Яшьләр һәм яшүсмерләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклап, социаль челтәрдәге катгый тыелган төркемнәргә теркәлүчеләрне ачыклау һәм алар өчен аерым чаралар күрү мәсьәләсенә дә тукталды. Мәсәлән, мәгариф учреждениеләрендә әти-әниләр җыелышында аларны кисәтү максатыннан хокук саклау органы вәкилләре тарафыннан чыгышлар ясалуы турында да аңлатты.

3.Террорчылык һәм экстремистик күренешләрне социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә кисәтү һәм булдырмау буенча профилактикалау (кисәтү) субъектларының үзара эшләрен оештыру турында район башкарма комитеты урынбасары Илһам Гайнетдинов чыгыш ясады.

Рамил Нотфуллин ясалган чыгышларга карата үз фикерләрен белдерде: “2018 елда мөһим иҗтимагый-сәяси чара – Россия Федерациясе Президенты сайлаулары көтелә. Ул 18 мартта үтәчәк. Район җирлегендә 33 сайлау участогы. Барлык сайлаучылар саны-26 мең кеше. Быелгы сайлаулар тагы шунысы белән үзенчәлекле, сайлаучылар саны бер меңнән артык булган сайлау участокларында КЭГ (комплекс электронного голосования) куела. Ягъни алты сайлау участогына: Балтачта - 4, Салавыч һәм Чепьяда. Сайлауларны тыныч имин үткәрү безнең өстә. Һәм безнең төп бурыч!” – дип билгеләп үтте.

Яшьләр сәясәте һәм террорчылыкка каршы эшчәнлеккә карата: “Бүгенге көндә яшьләр, экстремизм, терроризм гел янәшә атлап килә. Социологик күзәтүләрдә күренгәнчә яшьләрнең деструктив юнәлешкә кереп китүенә сәбәпче булып:

27,0 % үзенең гамәлләре өчен җавап бирергә кирәклеген аңламау тора;
33,5 % үз гамәлләрен аңламау;
13% кеше йогынтысына тартылу тора.
Ел башында Татарстанда террорчылыкка каршы комиссия Аппаратыннан килгән радикаль юнәлештәге интернет ресурслар исемлегендә (барлыгы 30 группа) безнең районнан 44 кеше булуы ачыкланды. Шулар арасында яшьләр, социаль куркыныч хәлдә булган гаилә исемлегендә торучы гаиләләр булуы борчуга салды. Моның буенча районның террорга каршы комиссия карары белән эшне оештыру өчен эшче группа төзелде. Алар үз юнәлешендә эшне алып баралар.

Ләкин яшь буынны тормышта яшәргә әзерләү - үз тормышлары проблемаларын хәл итүгә тартуны өйрәтү безнең төп проблема һәм бурыч. Җәмгыятьтә үз урыннарын табарга, төрле яклы үсешкә ирешергә ярдәм итүдә җирлегебездә эшләп килүче яшьләр оешмаларының активлыгы кирәк. Яшьләр даирәсендә деструктив юнәлештәге затлар белән профилактик эшне камилләштерү, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә профилактик эшләрне дөрес оештыру кирәк” дип басым ясады.

Бәйрәм һәм ял чараларында гына түгел, ә халкының иминлеген саклау буенча эшне оештыру – ул һәрдаим башкарылырга тиеш. Бигрәк тә Россия Федерациясе Президентын сайлауларга эзерлек чорында, сайлаулар көнендә. Шартлаткыч маддәләр куелган очракта, барлык сайлау комиссиясе әгъзаләренә нәрсә эшләргә кирәклеге турында белешмәлекләр сайлау үзәк комиссиясе тарафыннан җибәрелде, дип белдерде. Сайлау участоклары урнашкан бина җитәкчеләренә террорга каршы юнәлештә эшне ныгытырга, пропускной режимны саклауны дәвам итәргә.

Балтач район эчке эшләр бүлегенә түбәндәгеләр йөкләнде:

-сайлау комиссия участокларында куркынычсызлык шартларын тудыру буенча тулаем комплекс саклангыч чараларны тәэмин итәргә;

- участок сайлау комиссияләре биналарында җаваплы полиция хезмәткәрләре беркетергә тәкъдим ителә;

- сайлау үткәрүдә катнашучы җаваплы хезмәткәрләр белән полиция хезмәткәрләре тарафыннан максатчан инструктажлар үткәрү сорала.

Авыл җирлек башлыкларына:

җирлекләрдә террорчылык актларын кисәтү, җәмгыять куркынычсызлыгын көчәйтү өчен эшләнергә тиешле чаралар үтәлергә тиеш, читтән кайткан кешеләр турында полиция участок вәкилләренә хәбәр ителсен, сайлау участокларында җылылык, ут, су белән өзеклекләр булдырылмаска тиеш.

15 нче марттан - 18 нче мартка кадәр сайлау участокларында тәүлек буе саклауны оештыру бина җитәкчеләренә, җирлек башлыкларына йөкләнә.

Яшьләр бүлегенә иҗтимагый яшьләр оешмалары белән берлектә экстремистик идеологияне яшьләр сәясәтендә, яшьләр арасында таралуына юл куймау буенча чаралар күрергә. Социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә террорчылык, экстремистик күренешләрне кисәтү һәм булдырмау буенча профилактик эшләрне оештыруны дәвам итәргә, дигән бурыч-максатлар куелды.

Утырышта әйтелгән фикерләр һәм күтәрелгән проблемалар террорчылыкка каршы комиссиянең эш планына алынды. Халык уяулыгын югалтмаска тиеш икәнлеге тагын бер кат искәртелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Террорга каршы