Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтач район Советының 35нче утырышы булды

2015нче елның 17нче апрелендә Балтач район Советының 35нче утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Нотфуллин алып барды.

Район Советы утырышының көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр турында сөйләшенде. Анда 2014нче елгы бюджет үтәлеше мәсьәләләре каралды, киләчәккә бурычлар билгеләнде. Район контроль-хисап палатасының, район җирлекләренең узган елгы эшчәнлекләре анализланды, алда торган бурычлар күрсәтелде. "Парклар һәм скверлар елы" кысаларында үткәрелә торган чаралар, районда гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау, яшьләр парламентын оештыру турында сөйләшенде.
Утырышта район Советы депутатлары, башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары һәм бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, мәктәп директорлары катнашты.
Бу хактагы тулырак язма белән газетабызның киләсе санында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250