Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтач район Советының чираттагы утырышы узды

18 декабрь көнне депутатлар Өченче чакырылыш район Советы утырышына җыелды.

Район Советының утырышлар залында Өченче чакырылыш Балтач район Советының өченче утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, район Советының һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы, оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре, мәктәп директорлары, шәхси эшмәкәрләр катнашты.
Көн тәртибендә Балтач муниципаль районы башкарма комитетының 2015 елдагы эшчәнлеге турында отчеты, 2016 елга район бюджетын раслау, районның 2016 елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру планы, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Уставын яңа редакциядә кабул итү, Балтач район Советының 2016 елга эш планы каралды.
Көн тәртипләре буенча район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Фәнил Ибениев, район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Раил Мостафин, район советының оештыру бүлеге җитәкчесе Рәзинә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясадылар.
Көн тәртибе буенча карарлар депутатлар тарафыннан расланды һәм кабул ителде. Утырыш азагында Римма Атласовна Ратникова сүз алып, депутатларның районның тотрыклы яшәешендә мөһим роль уйнавын ассызыклады, дөньяда төрле вәзгыятьләр булуга карамастан, җөмһүриятебезнең хәле күтәренке халәттә булуын искәртте.

Утырышны Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.

Утырыштан соң Римма Атласовна борчыган сораулары булган район гражданнарын кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250