Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтач район советының уникенче утырышы булды (фото)

Бүген район мәдәният йортында өченче чакырылыш Балтач район советының уникенче утырышы булды.

Утырышта депутатлар, җирлек, хуҗалык, оешма-предприятие, учреждение, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, эшмәкәрләр, активистлар катнашты. Көн тәртибендә муниципаль район советының 2016 елгы эшчәнлеге, социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм быелга бурычлар турындагы мәсьәләләр каралды. Докладны район башлыгы Рамил Нотфуллин укыды. Фикер алышуларда "Кызыл юл" хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин, Пыжмара авыл җирлеге җитәкчесе Рафил Җәләев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева, депутат Сәйдәш Исрафиловлар катнашты.

Сессия эшендә ТР Премьер-министрурынбасары, Фән һәм мәгариф министры Э.Н.Фәттахов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.А.Ратникова, ТР Икътисад министры урынбасары Б.Н.Хаҗиәхмәтов катнашты һәм чыгыш ясады.

Тикшерелгән мәсьәләләр буенча, әйтелгән тәкъдим-өстәмәләрне дә кертеп, карар кабул ителде.

Соңыннан бер төркем хезмәт алдынгыларына хөкүмәт бүләкләре тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250