Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтач район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш Балтач район Советының икенче утырышы булды

Аның эшендә район Советының һәм район башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, мәктәп директорлары, шәхси эшмәкәрләр катнашты.

Беренче көн тәртибе буенча Балтач район Советының даими комиссияләре һәм президиумы расланды.

Икенче көн тәртибе буенча Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс уздыру комиссиясе секретаре Наил Нургаяз улы Сабирҗанов Балтач районы Уставының 46нчы маддәсенең 8нче пунктына нигезләнеп, конкурс комиссиясе тәкъдим иткән 2 кандидат арасыннан (берсе милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Фәнил Фәһим улы Ибениев) район башкарма комитеты вазыйфасын башкаручы итеп, Рамил Илдус улы Шакировны тәкъдим итте. Һәм Устав нигезендә депутатларның күпчелек гади ачык тавыш бирү юлы белән район башкарма комитеты җитәкчесе итеп, Рамил Илдус улы Шакиров билгеләнеп куелды.

Өченче көн тәртибе итеп, Балтач муниципаль районы контроль-хисап палатасы рәисен билгеләү турындагы мәсьәлә каралды. Бу урынга бертавыштан 2012нче елның март аеннан контроль-хисап палатасы рәисе булып эшләүче Равил Вагыйз улы Кәримов билгеләнде.

Аннан Балтач муниципаль районының агымдагы елның тугыз аенда социалъ-икътисади үсеше һәм 2016-2018 елларга фаразлар турында дүртенче көн тәртибендәге доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Солтан улы Галимуллин чыкты.

Бишенче көн тәртибе буенча Балтач муниципаль районының 2015 елга кабул ителгән бюджетының 9 айлык үтәлеше һәм 2016 елга беренче укылышта бюджеты турында район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Мәгъсүм улы Ильясов доклад ясады.

Соңгы 6нчы көн тәртибе итеп, Балтач территориаль сайлау комиссиясе составына кандидатура тәкъдим итү турындагы мәсьәлә каралды. Кандидатура итеп, Балтач район башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Алия Наил кызы Галиева тәкъдим ителде.

Утырышта кабул ителгән карарлар белән baltasi.tatarstan.ru сайтында таныша аласыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250