Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтач район Советының утырышы үткәрелде

27 май көнне Балтач район Советының 2нче чакырылыш 30нчы утырышы үткәрелде.

Анда беренче көн тәртибе буенча Балтач муниципаль районының 2014нче елга кабул ителгән бюджетның 3 айлык үтәлеше турында район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов доклады тыңланды.
Балтач муниципаль районы территориясендә милләтара һәм дини конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең торышы һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итү турында икенче көн тәртибе буенча район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, эчке эшләр бүлеге начальнигы Равил Таҗетдинов чыгыш ясадылар. Тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карар кабул ителде.
Өченче көн тәртибе итеп Балтач муниципаль районының «Мактаулы гражданы» исемен бирү мәсьәләсе каралды. Депутатлар районыбыз тормышында якты эз калдырган, хәзер ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Хәй улы ЗАРИПОВ, 43 еллык стажы булган Сосна авылыннан абруйлы механизатор Ринат Әнвәр улы САФИУЛЛИН, районны газлы итүдә гаять зур өлеш керткән Наил Салих улы ХӨСНЕТДИНОВ кандидатураларын бердәм расладылар.
Фото: http://baltasi.tatarstan.ru/rus/foto_report.htm/photoreport/610380.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250